Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Әлеге очрашу кичәсендә Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилван улы, ТР Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы, район ветераннар советы рәисе Газизов Мансур Минзарип улы, район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Ихсанов Рәхим Әсхәт улы, Теләченең “Яшь армеецлар” отряды җитәкчесе Гатиятов Рәсип Рәшит улы һәм аның “Яшь армеецлары” катнашты. Көзге чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 11 егет ватаныбызны сакларга алына. Кичәдә егетләргә багышланган изге теләкләр әйтелде, матур җырлар җырланды һәм хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең хатлары укылды. Очрашу барышында – кичә кунаклары, егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп, изге бурычларын исән - сау үтәп илебезгә исән - имин йөреп кайтуларын теләделәр. Шулай ук китапханәдә “Армия-тормыш мәктәбе” исемле күргәзмә эшләнде һәм презентация күрсәтелде.