Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни-укыту проекты кысаларында узды. Китапханәче Гөлфия Мухаметшина балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды.
Бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан, 15 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Рухи замандашыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә Кәрим Тинчуринның әсәрләре һәм аның турындагы язмалар урын алды.
Һәр катнашкан бала медальгә ия булды. Әлеге спорт чарасыннан барлык катнашучылар да бик күпкә җитәрлек уңай эмоция һәм күтәренке кәеф алдылар.
15 сентябрь көнне Саба районы Иске Икшермә авылы мәдәният йортында Теләче район мәдәният йорты үзешчәннәре “Бер очрашу - үзе бер гомер” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар.
16 сентябрьдә Теләчедә “Милләт кроссы – 2017” үткәрелде. Массакүләм узышларда безнең мәктәптән уннан артык спортсмен катнашты. Ике километрга кадәр дистанциядә җиңүче укучыларыбыз Нәҗметдинов Айзатны, Закирова Язиләне, Сафин Инсафны уңышлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә зур уңышлар телибез!
19 нчы сентябрь көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясы чираттагы утырышы узды.
Бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан, 15 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Рухи замандашыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә Кәрим Тинчуринның әсәрләре һәм аның турындагы язмалар урын алды.
16 нчы сентябрь көнне Теләче районында шатлыклы вакыйга булды, район стадионы ачылды. Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов барлык катнашучыларны стадион ачу белән котлады һәм сәламәтлек , уңышлар теләде. Теләче урта мәктәбе укучылары стадион ачуда катнаштылар, матур спорт биюе һәм уеннар күрсәттеләр.