15 сентябрь көнне Балыклы авыл мәдәният йорты директоры Ахметова Г.А. мәктәп укучылары белән “Экстримизмга юл куймыйк” дип исемләнгән эңгәмә уздырылган.
15 сентябрь көнне, Максабаш авыл китапханәчесе Мингазова Л.В., Максабаш башлангыч мәктәбе укытучылары белән берлектә, 1-4 сыйныф укучыларына тантаналы төстә "Мәдәни көндәлек" тапшырды һәм аны тутыру кагыйдәләре белән таныштырып узды.
Анда, башлангыч сыйныф укучыларын мәдәни көндәлек белән таныштырып уздылар һәм тутыру тәртибен өйрәттеләр. Шулай ук Татарстан Республикасының тарихи урыннарына багышланган презентация күрсәтелде. “Үз тарихын белгән – югалмас!” дигән китап күргәзмәсе куелды.
Кичәдә Сауш авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Шайдуллина С.С., Гимадиева Г.Т. һәм балаларның әниләре катнашты.
15 сентябрь көнне, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Үзәк авыл китапханәсендә китапханәче – Хаҗипова Ф.А. мәдәният дәресе үткәрде. Чарада Үзәк урта мәктәбенең 39 башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Соңыннан һәр укучыга матур итеп бизәлгән көндәлекләр тапшырылды. Укучылар аларга үзләре катнашкан чаралар, истәлекле урыннар турында хатирәләрен язып барачаклар.