16 нчы сентябрь көнне Теләче авылының үзәк Ленин урамында Бөтендөнья йөгерү көненә багышланган “Милләтләр кроссы-2017” дип исемләнгән традицион йөгерү бәйгесе булып үтте. Бу массакүләм чарада районның барлык балалар бакчалары коллективлары катнашып, үзләренең спорт өлкәсендә булган сәләтләрен күрсәтә алдылар. “Милләтләр кроссы-2017” катнашкан йөгерешчеләргә истәлекле медальләр тапшырдылар.
Безнең, Лесной балалар бакчасында, янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр уздырылды. Бу чара барышында балаларның һәм эшчеләрнең янгын вакытында үз-үзләрене тотулары, вакытка сыешулары, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар ителде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәклеге әйтелде. Шулай ук хезмәткәрләр һәм балалар белән “Дин төрле, ә Аллаһ –бер!”, “Терроризм, экстремизм җәмгыятькә зыян сала!” , “Балаларны экстремизмнан ничек коткарырга!” дигән әңгәмәләр планда эшләргә кертелде. Без балаларның куркынычсызлыгы өчен һәрвакыт бурычлы, шуңа да һәр эшне төгәл башкарырга кирәк.
16 нчы сентябрь көнне Теләче авылының үзәк Ленин урамында Бөтендөнья йөгерү көненә багышланган “Милләтләр кроссы-2017” дип исемләнгән традицион йөгерү бәйгесе булып үтте. Бу массакүләм чарада Теләче 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм бакчага йөрүче балалар да катнашып, үзләренең спорт өлкәсендә булган сәләтләрен күрсәтә алдылар. “Милләтләр кроссы-2017” катнашкан барлык йөгерешчеләргә истәлекле медальләр тапшырдылар.
16 сентябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр 11 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә, Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.
Баландыш авылы китапханәсендә экология елына багышланган "Без - табигать баласы" дигән фотоконкурс старт алды. Конкурста катнашу өчен теләге булган1-7 нче сыйныф укучылары чакырыла. Эшләр 10-20 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнә.
Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Бер кем дә шагыйрь булып тумый” дип исемләнгән альбом ясалды. Әлеге альбомга шагыйрә турында мәгълүматлар тупланды.
Федеральная налоговая служба в связи с вступлением в силу с 31.07.2017 Федерального чакона от 29.07.2017 № 278-ФЗ «О внесении изменений в Федеральный закон «О государственном регулировании производства и оборота этилового спирта, алкогольной и спиртосодержащей продукции и об ограничении потребления (распития) алкогольной продукции» и отдельные законодательные акты Российской Федерации» (далее - Федеральный закон № 278-ФЗ) сообщает следующее.
Уважаемые индивидуальные предприниматели, прекратившие свою деятельность в период с 2014 по 2017 годы, обращаем ваше внимание на необходимость проверки исполнения вами ваших налоговых обязанностей!
15 сентябрь көнне Максабаш Башлангыч мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-агарту проекты буенча башлангыч сыйныф укучыларына шәхси көндәлекләр тапшырылды. Ел дәвамында 2-4 сыйныф укучылары класслары һәм әти-әниләре белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә булып, үз кичерешләрен көндәлекләренә язып барырга, көндәлекләрен матур итеп бизәргә, музей, театр, китапханәләргә йөрергә, укылган китаплары турында кичерешләрен язып барырга, фотосурәтләр урнаштырырга да тиешләр.