ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балалар бакчаларында сабыйларның туклану кагыйдәләренә игътибар югары, таләпләр зур. Теләченең 3нче балалар бакчасында балаларга тәрбиячеләр дөрес һәм файдалы туклану кагыйдәләрен даими таныштыралар. Нәниләрнең гаиләдә дә сәламәт туклануга игътибарны юнәлтергә тырышалар.

Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Шулай ук балалар китапханәдә булдылар һәм соңыннан мәктәп янәшәсендәге парк белән дә таныштылар. Парктагы матурлыкка балалар шаккаттылар : монда ял итәр өчен эскәмияләр урнаштырылган, тирә-якта аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра.Балаларга бигрәк тә Тукай һәм Пушкин шигырьләре язылган скультура композицияләре, парк уртасында урнашкан , хәтта анда авылыбыз Теләчене дә табып була торган,Җир шары макеты бик ошады. Балалар экскурсиядән үзләре өчен бик күп яңалык аладылар һәм тизрәк укырга керү теләге белән янып кайттылар.

Олы Мишә урта мәктәбендә ““ Экстремизмга –юк!” айлыгы дәвам итә. Айлык террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, экстремизмны булдырмауны кисәтү максатыннан уздырыла. Айлык барышында мәктәбебездә, план нигезендә, тәрбия сәгатьләре, төрле чаралар үткәрелә. 1-4 нче сыйныф укучылары арасында  “ Экстремизмга –юк!” рәсем конкурсы үтте.

Әлеге чараның максаты:  укучылар арасында юлларда төрле тән яралары  алуны киметү, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту. Хәзерге вакытта юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим, шуңа күрә әлеге төшенчәләрне аңлату балалар өчен бик әһәмиятле.

Экстремизм  һәм терроризмга каршы профилактик чаралар үткәрү айлыгы кысаларында, 19 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Терроризм - зло против общества» исеме астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче  укучыларга терроризм, экстремизм төшенчәләре хакында, һәм милләтләр белән дус яшәргә кирәклеге хакында сөйләде.

 Урман кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга агач бирә, анда бик күп дару үләннәре үсә. Урман бүләк итә торган байлыклар санап бетергесез. Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Урман сукмагы серләре” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде.

Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Минем авылым” иҗади һәм эзләнү- тикшеренү эшләре конкурсында катнашу өчен  Шәтке авылы тарихын тулыландыру өстендә эшли.

2017 елның 19 сентябрь конендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Баландыш җирлегендә булып кайттылар.

Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары фән бәйгеләрендә һәр ел саен зур җиңүләр яулый. Уңай нәтиҗәләрнең башы мәктәп туры олимпиадаларына җитди караудан башлана.  Бүгенге көндә 3 нче сыйныф укучысы Заһидуллина Н. һәм 5 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Т. башкалабыз Казанда Олимпиада үзәгендә узачак “Татарча хатасыз” дип исемләнгән бәйгегә барырга җыена. Ә калган фәнсөярләр мәктәп туры бәйгеләренә әзерләнә.

Бакчабызда “Экстремизмга – юк!” дип аталган айлык дәвам итә.  Балалар “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләре белән таныштылар. Үзара аңлашып, дус һәм тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International