ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

20 сентябрь көнне, Субаш  авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре, 40 елдан артык татар теле һәм әдэбият  укытучысы булып эшлэгэн, Павлова Зоя Ивановнаның юбилей кичәсен оештырдылар. Бу кичәдэ авыл халкы, төрле елларда укып чыккан укучылары, балалары һәм читтән кайткан бик күп кунаклар катнашты.

Олы Мишә урта мәктәбе “Юнармия” отрядына йөрүче укучылар “Тынычлык күгәрчене” исемле акциядә катнаштылар. Укучылар үз куллары белән күгәрченнәр ясадылар, күгәрченнәргә сугышта вафат булган бабаларының исемнәрен яздылар. Исемле күгәрченнәрне шар белән һавага очырып, алар бабаларын искә алдылар.

Бүген Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә  “Тынычлык күгәрчене” акциясе уздырылды. Акциянең максаты – бөтендөньяда тынычлыкны саклау. Чарада катнашкан укучылар үз максатларына ирештеләр, тынычлык шарлары ак күгәрченнәрне ияртеп зәңгәр күккә күтәрелде.

20 сентябрь көнне Казаклар  авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен "Таныш булмаган кешеләрдән саклан" дигән информация сәгате үткәрелде. Әңгәмә барышында,  балаларга чит-ят кешеләр белән үзеңне ничек тотарга кирәклеге  турында яхшылап төшендерелде.

Әлеге чарага 7 нче сыйныф укучылары һәм Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлеге мөдире Емельянов Юрий Иванович чакырылды. Ул кеше тормышына куркыныч янаган очракларда һәм төрле ситуацияләрдә үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук алынган белемнәрне көндәлек тормышта ничек кулланып булуы турында аңлатты. Очрашу җылы, дустанә шартларда үтте. Укучылар Юрий Ивановичны игътибар белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Әңгәмә ахырында «толерантлык» темасына видеоролик күрсәтелде.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 9нчы сыйныфында  әти- әниләр җыелышы булып үтте. Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтҗанова Н.Н. әти- әниләрне, укучыларны чыгарылыш сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханнары үзенчәлекләре белән таныштырды, фән укытучылары исә үз фәннәре буенча имтиханнарга әзерлек планнары белән таныштырдылар.

20 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә оештырылган “Нет – террору!” балалар арасында оештырылган рәсем конкурсына йомгак ясалды. Җиңүче булып 1 урында 2 сыйныф укучысы Мубарякзянова Дилә танылды.


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Госавтоинспекция напоминает: одним из самых оперативных способов получения информации о неуплаченных штрафах за нарушения правил дорожного движения, зафиксированные работающими в автоматическом режиме специальными техническими средствами, является получение копий постановлений о привлечении к административной ответственности по электронной почте.

Китапханәче Миләүшә Нәҗипова  укучыларны китапханә белән таныштырып, аларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.Укучылар бик яратып китаплар һәм журналлар карадылар.Чара ахырында балалар чын күңелдән рәхмәт белдерделәр  һәм кабат  китапханәгә китап алырга килергә дип таралыштылар.

Әлеге чараның максаты  милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International