Алар өчен китапханәдә “Китапларда кунакта” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче китапханә белән таныштырып узды.
21 сентябрь көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы.
Айлыкның максаты – милләтара дуслыкны ныгыту, экстремизм һәм терроризмга каршы профилактик чаралар үткәрү. Китапханәче Галимуллина К.Х. халыкка экстремизмга каршы листовкалар таратты, аңлату эшләре алып барды.
2017 елның 20 сентябре көнне Алан, Игенче, Таң хуҗалыкларында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия тарафыннан министрлыкка “Лучший комбайнер” конкурсына тапшырылган суктырылган икмәк һәм урылган игеннәр буенча бирелгән мәгълүмәт тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә бирелгән мәгълүмәтләрдә аерма табылмады.
Даими китаплар алып торалар, мәдәни чараларда актив катнашалар. 21 сентябрь көнне укучылар белән обелиск янында үскән чүп үләннәрдән арындырдык. Бу чара да, үз чиратында, үзебез яшәгән мөхиткә, аның үткәненә игтибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә.
21 нче сентябрь көнне сәг.9.30 да “Тынычлык күгәрчене” дип исемләнгән халыкара акция старт алды. Акциядә Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең укучылары һәм укытучылар коллективы актив катнашты. Алар тынычлык шарларын зәңгәр күккә очырттылар. Ә шарларга Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм тыл ветераннарының исемнәре язылган күгәрченнәр ябыштырылган иде. Бу тәрбияви чарадан беркем дә читтә калмады.
Теләче муниципаль районы территориясендә бик күп чишмәләр бар. Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора. 2016 елны җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән бу чишмәне төзекләндерү эшләре алып барылды.
Яңартылган чишмәне күрсәтү максаты белән, зурлар төркеме тәрбиячеләре 19нчы сентябрь көнне балалар өчен экскурсия оештырдылар.Экскурсия барышында балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук тәрбиячеләре аларга табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәрттеләр.Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.
Әлеге чарага 7 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Очрашуда Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашып «Терроризм – угроза обществу» исемле презентация күрсәттеләр һәм буклетлар өләштеләр.