Табигать һәм кеше – әдәбиятта мәңгелек темаларның берсе. Акция кысаларында китап укучылар М. Пришвинның, К.Паустовскийның, В.Аставьев һәм Ф.Абрамовның хикәяләрен һәм повестьларын укыдылар.
Балаларны мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г каршы алды. Ул балаларның күплегенә сөенде, һәм мәктәп белән таныштыруны яңа төзелгән парктан башлап җибәрде. Аннан балалар мәктәпнең эченә үттеләр. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр. Шулай ук балалар китапханәдә, музейда булдылар. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм тагын бер елдан зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәптә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.
21 сентябрь көнне Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы балалары тәрбияче Хузина Р.Г. белән берлектә экскурсиягә бардылар. Тәрбияче көзге табигатьнең матурлыгына сокланырга әйдәде, һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәтте. Балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды
Шул уңайдан 21 сентябрь көнне Айдар мәдәният йортында «Илнең төп байлыгы» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Презентация үз эченә урманчылык хезмәтен, табигатен, үсемлекләрен, хайваннарын һәм аларга багышланган шигырь-мәкальләрне сыйдырды. Әлеге чара урман хезмәткәрләрен хөрмәтләп, урманнарыбызны саклап, тәрбияләп тору йөзеннән уздырылды
20 сентябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты директоры Субаш авылында яшәп 65 яшьлек юбилей кичәсен уздырган Павлова Зоя Ивановнаның портрет кичәсендә катнашты һәм чын йөрәктән чыккан котлауларын җиткерде һәм җырларын башкарды. Зоя Иванова "Нардуган" керәшен халык ансамбленең җитәкчесе һәм солисты буларак куп хезмәт куйган кеше. Юбилярга бары исәнлек- саулык, тромышында тынычлык телисе килә.
Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Янсын гомер учагы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә язучының китаплары һәм язмалары куелды.
Нәниләргә балалар китаплары һәм аларны иҗат итүчеләр – язучылар, рәссамнар турында сөйләде. Балалар “Татар халык әкиятләре” китабын тыңлагач, бик кызыксынып әкият геройлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Алар серле китаплар илендә күңелле ял иттеләр. Чөнки, китаплар нәниләр күңелен рухи яктан баеталар, игелекле һәм гүзәл булырга өндиләр. Ахырда, китапханәче сабыйларны әти-әниләре белән бергә ешрак китапханәгә йөрергә чакырды.
Баландыш төп мәктәбендә «Тынычлык күгәрчене» акциясе булып узды. Бөтен дөньяда тынычлыкны саклау максатыннан уздырылган акциядә укучыларыбыз актив катнаштылар. Алар шарларга бәйләп, шатланып очырган ак күгәрченнәр, җир йөзенә тынычлык теләп, зәңгәр күккә юл алды. Әлеге кәгазь күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда армый-талмый эшләгән әби-бабайларның исемнәре язылган иде. Күкләребез һәрчак аяз булсын!
Тәкъдим ителгән күргәзмәдә балалар искитмәле сер белән тулы диңгез төбендә гаҗәеп серле тере җаннар яшәве турында мәгълүмат алдылар. Бик күп кызыклы яңалык белән таныштылар.
Его цель - укрепление межнационального и межконфессионального согласия в республике, а также профилактика экстремизма и терроризма. 20 сентября, в Ямбулатской сельской библиотеке в рамках этого месячника была проведена беседа на тему: «Мы против экстремизма». Библиотекарь Шакурова Г.М. для 1-4 классов рассказала об опасности терроризма и экстремизма.