Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә “Тынычлык күгәрчене” исемле патриотик акция үткәрелде. Чара барышында укучылар тематик шигырьләр укыдылар, җирдәге тынычлык турында җырладылар. Соңыннан, акциядә катнашучылар кәгазьдән ясалган ак күгәрченнәрне күккә очырдылар. Бу күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашларыбызның исемнәре язылган иде.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла.Өлкән кешеләр-безнең әти-әниләребез,әби- бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән,тормышның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә кирәк. Без , Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, бу көнгә ныклап әзерләнәбез: шигырьләр ятлыйбыз, яңа җырлар , биюләр өйрәнәбез. Өлкәннәребезгә үзебез ясаган бүләкләребезне тапшырачакбыз.
23 сентября 2017 года в Арском районе состоялся финальный этап летней Спартакиады работников образования Республики Татарстан. В соревнованиях приняли участие педагоги, руководители управлений и отделов образования из всех районов республики и команда Министерства образования и науки РТ
Туган илебезнең кояшлы күген кара болытлар капламасын,җиребез тыныч булуын теләү,балаларда туган җиргә мәхәббәт,Бөек Ватан сугышында көч куйганнарга һәм хәлак булганнарны онытмау, акциянең төп максаты иде.Батыр сугышчылар көче белән ирешелгәгән җину булганага аяз күгебездә ак күгәрченнәр оча. Кугәрчен- ул тынычлыкны,чисталык һәм өметне, мәхәббәтне белдерә. Күгәрченнәрне очырып без, изге теләзкләребезне теләдек.
22 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең математика укытучысы Замалутдинова А.Р. Яшел Үзән шәһәрендә семинарда булып кайтты. Әлеге семинарда укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү мәсьәләләре каралды.
22 сентябрь көнне МЦ “Олимп” һәм ОДМСиТ белән берлектә МБУ “ФОРПОСТ” оешмасы Батыр спорткомплексында “Экстремизмга – Юк!” айлыгына багышлап районыбыз мәктәпләре укучылары арасында мини – футбол буенча ярыш уздырды. Җиңүче командалар граматалар белән бүләкләнеп, уеннарда катнашкан һәр укучыга тематик магнитлар һәм брошюралар өләшенелде.