1 сентябрьдан-30 сентябрьга кадәр Лесной балалар бакчасында “Экстремизмга – юк!” айлыгы бара.

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Безнең, Лесной балалар бакчасында, янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр уздырылды. Бу чара барышында  балаларның һәм эшчеләрнең янгын вакытында үз-үзләрене тотулары, вакытка сыешулары, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар ителде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәклеге әйтелде. Шулай ук хезмәткәрләр һәм балалар белән  “Дин төрле, ә Аллаһ –бер!”,  “Терроризм, экстремизм җәмгыятькә зыян сала!” , “Балаларны экстремизмнан ничек коткарырга!” дигән әңгәмәләр планда эшләргә кертелде. Без балаларның куркынычсызлыгы өчен һәрвакыт бурычлы, шуңа да һәр эшне төгәл башкарырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International