16 нчы сентябрь көнне Теләче авылының үзәк Ленин урамында Бөтендөнья йөгерү көненә багышланган “Милләтләр кроссы-2017” дип исемләнгән традицион йөгерү бәйгесе булып үтте. Бу массакүләм чарада Теләче 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм бакчага йөрүче балалар да катнашып, үзләренең спорт өлкәсендә булган сәләтләрен күрсәтә алдылар. “Милләтләр кроссы-2017” катнашкан барлык йөгерешчеләргә истәлекле медальләр тапшырдылар.