“Укучының мәдәни көндәлеге”

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

15 сентябрь көнне Максабаш Башлангыч  мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-агарту проекты буенча башлангыч сыйныф укучыларына шәхси көндәлекләр тапшырылды.   Ел дәвамында 2-4 сыйныф укучылары класслары һәм әти-әниләре белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә булып, үз кичерешләрен   көндәлекләренә  язып барырга, көндәлекләрен матур итеп бизәргә, музей, театр, китапханәләргә  йөрергә, укылган  китаплары турында кичерешләрен язып барырга, фотосурәтләр урнаштырырга да тиешләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International