Әлеге бәйрәмдә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Мишә дулкыннары” фольклор коллективы “Кодаларны каршылау” күренешен күрсәтте.
Әлеге конкурста мәктәпкәчә һәм кече сыйныфта белем алучы балалар катнашты. Иң яхшы һәм кызыклы эшләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара.Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше – болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә. 3 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балаларга “Туган авылым табигате”нә багышланган презентация күрсәтелде.
Министерство сельского хозяйства и продовольствия РТ объявляет о проведении конкурсного отбора крестьянских (фермерских) хозяйств – участников ведомственной программы «Поддержка начинающих фермеров в РТ на 2017-2020 годы» и «Развитие семейных животноводческих ферм на базе крестьянских (фермерских) хозяйств в Республике Татарстан на 2017 – 2020 годы».
Һәр китап – ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз. Мондый күргәзмәләр китапханәдә даими рәвештә эшләнелә һәм яңа кайткан китаплар белән дә даими таныштырып барыла.Чөнки кеше язмышында китап зур урын тота. Китап- белем чишмәсе, китап язма тарих, китап ул – халык хәтере.
Китапханәче Мухаметшина Г.И. балаларны китапханә тарихы, алфавит һәм систематик каталогларының төзелешен аңлатты, китап фонды белән таныштырды, китапханә хезмәткәрләренең китап фондыннан китап табып бирү ысулын күрсәтте. Чара ахырында балалар, китапханә алдыра торган журналларны карадылар.
Кояш чыга, кояш көлә,
Ул югары күтәрелә.
Кояш көлә, без биибез,
Бик күңелле яшибез.
1 август көнне 3 нче номерлы балалар бакчасында “Кояш көне” билгеләп үтелде. Тәрбиячеләр белән балалар төрле уеннар уйнап күңел ачтылар.
Анда агачлар , бөжәкләр, кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. Урманда үсүче җиләкләрне искә төшерделәр, урман шавын тыңладылар,төрле күңелле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Тәрбиячеләр балаларга табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләделәр, тирә-яктагы матурлык белән хозурландылар. Балаларга экскурсиядә бик ошады, алар табигать кочагыннан үзләренә көч һәм энергия туплап кайттылар.
Ярышта Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан җыелма командадар катнашта. Теләче районы командасы данын “Теләче” һәм “Үзәк” командалары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча, “Теләче” 3:0 исәбе белән “Лесхоз” командасын җиңде, “Үзәк” 5:2 исәбе белән “Саба тәрәзәләре” командасына оттырды. 4 август көнне җиңүче командалар арасында финалның 1/4 уеннары узыр дип көтелә.