ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Лагерьда 190 бала ял итэ. Лагерь 3 июльдән 20 июльгә кадәр эшлиячәк.

3-5 июль коннэрендэ Казаннын 146чы мэктэбендэ «сары зона»дагы район мэктэплэренен директор урынбасарлары хэм мэгариф булеге методистлары очен Мэгариф министрлыгы, мэгарифне устеру институты хэм Educare International Consultancy сингапур компаниясе специалистлары белэн берлектэ укулар оештырылды. Укуларнын темасы «Федераль дэулэт белем биру стандартларын нэтижэле итеп  тормышка ашыру максатыннан хонэри берлэшмэлэр булдыру». Безнен районнан элеге укуларда 9 мэктэп директор урынбасары хэм мэгариф булеге методисты Сабирова А.Р. катнашты.

28-29 июнь көнне Минзәлә шәһәрендә  2000-2002 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасының XI укучылар  Спартакиадасы кысаларында футбол буенча Татарстан Респуликасы беренчелеге булып узды. Беренчелектә  Теләче, Минзәлә, Черемшән, Әтнә, Чүпрәле, Апас районнарыннан җыелма командалар катнашты. Ярышның беренче көнендә безнең команда Апас, Чүпрәле, Әтнә командаларын җиңеп, финалга чыкты. Финалда 4:0 исәбе белән Минзәлә һәм 0:0 исәбе белән Черемшән командаларын җиңеп 1 урынны яулады. Икенче урында Минзәлә районы, икенче урында Черемшән районы.

Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Күргәзмәгә гаиләнең – мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы булуы турында язылган китаплар һәм журналлар урын алды.

Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә «Җәй, китап, мин – дуслар!» исемле акция башланып китте. 5 июль көнне “Яңа китаплар” дип аталган библиографик дәрес үткәрелде. Китап укучылар зур кызыксыну  белән  китаплар белән таныштылар.   

Әлеге акция кысаларында китапханәдә китапка күзәтүләр, төрле викториналар, күргәзмәләр тәкъдим ителә.  Чөнки, җәйге укулар  укучыларда китапка карата кызыксыну уята, балаларның  иҗади сәләтен үстерә.

Әлеге акция кысаларында китапханәче А.Фаляхова өйләргә йөреп, өлкәннәрне китап белән тәэмин итә. Чираттагы баруда Сөембикә апа Закированың өендә булып яңа китап белән таныштырды.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Әлеге экскурциягә баруның төп сәбәбе: балаларга авыл- хуҗалыгы хезмәте турында сөйләү; зурлар башкарган эшләрне хөрмәт итү; туган җиргә мәхәббәт тудыру, сөт эшкәртү тәртипләрен күрсәтү максатыннан. Терлекчелек фермасының эчке һәм тышкы төзелешләрен карап, малларның ниләр белән туклануын, яшәүләре белән кызыксынылган. "Хезмәте каты булса да - җимеше татлы!"- дигән мәкалә әлеге урында бик тә урынлы булуын аңлагандыр балалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International