Бәйрәмдә килгән кунаклар район мәдәният йорты үзэшчәннәре көче белән әзерләнгән «Жырлыйм сиңа, минем Россия!» дип исемләнгән концерт программасын карый алдылар.
Мәдәният йорты территориясендә һәр теләгән кеше караоке да җырлый алдылар, соңыннан ачык һавада кино, ә яшьләр өчен паркта бәйрәм дискотекасы үтте.
Урта Мишә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән авылларындагы “Наил мәчете” нә экскурсия оештырганнар. Балалар мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләр белән танышканнар.
Хөрмәтле райондашлар! Илебез 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Безне, кайда гына яшәсәк, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Дәүләтнең куәте һәм даны һәр кешенең уңышыннан һәм хезмәтеннән барлыкка килә. Моның шулай икәнлеге Россиянең дәүләт суверенлыгы турындагы декларация кабул итүдән соң узган 26 ел дәвамындагы үзгәрешләр белән ачык раслана. Сәнәгатьтәге, рухи өлкәдәге, халыкның көнкүрешен яхшырту юнәлешендәге казанышларны без ачык тоябыз, анда безнең дә өлеш барлыгына куаныч кичерәбез. Теләчелеләр моны яхшы аңлап, уртак уңышка үз өлешләрен кертәләр, районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Без моның белән ихлас горурланабыз. Бу бәйрәм барыбызның да Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын!