ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

Әлеге бәйрәм киң таралган булмасада, күп кенә кешеләр аны көтеп ала һәм күңелле итеп уздыра.   Бу көнне Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә , балалар белән  рәсем конкурсы үткәрде.

Әлеге акция наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында уздырылды. Акция кысаларында «Хозяин судьбы» дип исемләнгән уен – викторина уйнатылды, презентация күрсәтелде. Шулай ук китапханәдә сәламәт тормыш алып барырга өндәүче   «Здоровая молодежь – здоровая Россия» исемле күргәзмә эшләнде.

Алан авылы китапханәсендә шушы бәйрәмгә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә дәүләт символлары, Россия һәм Татарстан тарихы турында китаплар, Алан авылыннан чыккан атаклы шәхесләр турында альбом, аларның ирешкән уңышлары турында мәглүматлар куелды.

9 июнь көнне Айдар авылы  китапханәчесе А. Фаляхова Наркотикларсыз тормыш  акциясе кысаларында “Үз кулыңда дөнья яме!»  дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә  сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче төрле әдәбият, буклетлар, белешмәлекләр урын алды.

Китапханәче балаларны китапханәнең җәйге каникул чорына чаралар планы белән таныштырды, балалар өчен яңа кайткан китаплардан төзелгән “Каникулга күчтәнәч” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Шулай ук китапханә бакчасында балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды.

«Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән  акция  кысаларында  Максабаш мәдәният йортына клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән  “Үпкәгез чистамы?” дип исемләнгән  чара узган.

Атна дәвамында балалар күп төрле балыклар, кысла, кәлтә – ташбака һ.б. хакында күп мәгълүмат туплады. Балалар су җәнлекләрен  асвальтка да, кәгазьгә дә төшерделәр.Төрле материаллардан аппликацияләр ясадылар. Пластилин,камырдан да әвәләделәр. Ахырдан тәрбияче апалары  су җәнлекләре хакында әңгәмә корып балаларның сүз байлыкларын арттыру өстендә эш алып барды.

Атнаның соңгы көнендә тәрбияче Гарифуллина Алира Рәхимҗановна балаларга мавыктыргыч уен уйнатып тәмамлады. Балалар бүлмәдә яшеренгән алтын балыкны төрле сынаулар үтеп таба алдылар.Ә соңыннан балалар алтын балык алып килгән тәмле күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International