Шул уңайдан, 27 май көнне Айдар авыл китапханәсендә «Кил, укы, эзлән, ял ит-китапханә ишекләре һәрвакыт ачык!”» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу булып узды. Китапханәче төрле китапханәләр, аларның тарихлары, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр яңгырады. Ә иң мөһиме - китап укучыларыбызның китапханәне изге урын, кешелек еллар буе туплаган, бәяләп бетермәслек байлык икәнен тану булды.
Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2017 елда 5 нче санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый. Алар газета битләрендә язучыларның юбилейлары, үткәрелгән кичәләр турындагы мәгълуматлар белән таныша алалар.
Киңәшмәдә 2016-2017 нче уку елына анализлап, киләсе уку елына куелган мәсьәләләрне яктырттылар. Шулай ук педагоглар һәм специалистлар үзләренең еллык эшләрен яктырткан чыгышлар ясадылар. Шәфкать туташы тәрбиячеләргә җәйге чорда балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эш алып бару өчен киңәшләр бирде. Педагогик киңәшмәнең ахырында 2017 нче елның җәйге сәламәтләндерү чорында эшләү планы һәм көндәлек эш режимы каралды һәм расланды.
Төп тема буенча бакча мөдире Давлетшина А.Н. һәм өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. чыгыш ясадылар: алар 2016/2017нче уку елына анализлап, киләсе уку елына куелган мәсьәләләрне яктырттылар. Шулай ук киңәшмәдә педагоглар еллык эшләре буенча чыгыш ясады. Соңыннан бакча мөдире узаган уку елының уңышларга күп булуын ассызыклады, коллективка үзенең рәхмәтен җиткерде һәм яхшы эшчәнлекләре өчен мактау грамоталары тапшырды.
Сезнең өчен “Для Вас родители!” бүлегенә белешмәлек куелды. Балаларның куркынычсызлыгын саклау турында урнаштырылган мәгълүмат белән танышуыгызны сорыйбыз.
Тантанада безнең мәктәптән татар теленнән республикакүләм олимпиада җиңүчесе 4 нче сыйныф укучысы Сөнгатуллина Адилә катнашты. Ул Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, “2017 елгы олимпиада хәрәкәтендәге югары нәтиҗәсе өчен “ медале һәм акчалата сертификат белән , җиңүчене әзерләгән башлангыч сыйныфлар укытучысы Кәримуллина Ә.Н. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, акчалата сертификат белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
3 ел рәттән Татарстан республикасы буенча “Укучының мәдәни көндәлеге” исеме астында проект үткәрелә. Үткән елларда мәдәни көндәлек белән 1сыйныф укучылары гына эшләсә,быел 1сыйныфтан 4сыйныфка кадэр булган укучыларга мәдәни көндәлек тапшырылды. Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект ,балаларда гына түгел, әти-әниләр һәм укытучыларда зур кызыксыну уятты. 26 май көнне Казанда әлеге проект кысаларында үткәрелгән “Иң яхшы мәдәни көндәлек” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр һәм безнең мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Гайнетдинова Н.Р җиңеп, истэлекле бүләкләргә ия булды.
26 май көнне «Батыр» спорт комплексында 2006-2007 елгы һәм 2008 елгы һәм кечерәк балалар арасында балаларны яклау көне уңаеннан, 19 яшь һәм олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар бадминтон буенча район турниры узды. Ярышта район мәктәпләреннән 50 дән артык кече яшьтәге бадминтончы катнашты. Балалар ялгыз һәм парлы төркемдә уйнаса, олылар исә ялгыз һәм катнаш категорияләрдә көч сынашты.