26нче май көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, 2016/2017нче уку елын йомгаклау максатыннан педагогик киңәшмә булып үтте.

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Төп тема буенча бакча мөдире Давлетшина А.Н. һәм өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. чыгыш ясадылар: алар 2016/2017нче уку елына анализлап, киләсе уку елына куелган мәсьәләләрне яктырттылар. Шулай ук киңәшмәдә педагоглар еллык эшләре буенча чыгыш ясады. Соңыннан бакча мөдире узаган уку елының уңышларга күп булуын ассызыклады, коллективка үзенең рәхмәтен җиткерде һәм яхшы эшчәнлекләре өчен мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International