ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2017 ел
шимбә

2017 елның 26 маенда Алан хуҗалыгы базасында Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә терлекчелек, терлекләрне җәйге чорга күчерү, ферма ремонты, азык хәзерләүгә әзерләнү, амбар хуҗалыгын ашлык кабул итәргә әзерләү, чәчүлекләрнең торышы каралды.


26
май, 2017 ел
җомга

26 нчы май көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясы чираттагы утырышы узды.

Экология елы кысаларында безнең китапханә балаларның әйләнә – тирә дөнья фәненнән алган белемнәрен тирәнәйтергә; зиһеннәрен ныгытырга, күзаллауларын һәм эрудицияләрен арттырырга омтыла. Әлеге чарада балалар игътибарына табигатьне саклау буенча әдәбият тә тәкъдим ителде.

Бәйрәмдә авыл клубында узучы мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар бүләкләнде. 

25 май көнне  Иске Җөри  авыл китапханәсендә  язучы Миргазыян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җиде диңгез кичкән әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Миргазыян Юныс әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре белән таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы хәлләргә тап була. Күргәзмәдә язучының   тормыш юлы яктыртылды  һәм күп кенә әсәрләре урын алды.


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

25  май көнне Теләче урта мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үтте . Бәйрәмдә  Теләче муниципаль башлыгы  И.Ф. Зарипов,  Башкарма комитет җитәкчесе  Р.Р. Нуруллин,  район мәгариф  бүлеге җитәкчесе  Н.В. Карпова, Теләче авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе   И.Х.Хамидуллин, ДОСААФ  председателе  Р.Р. Нуртдинов , чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар , әти -әниләр һәм укытучылар катнашты.

Олы Мишә урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме зур тантана булып узды. Мәктәбебезне тәмамлаучы 7 укучы  матур бәйрәм оештырып мәктәп белән саубуллаштылар, укытучыларына рәхмәт белдерделәр. Тантаналы кичәдә  хөрмәтле кунаклар, укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар катнашты. Бу дулкынландыргыч бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучыларына матур сүзләр әйтелде, изге теләкләр теләнде.

 25 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең  11 сыйныфның 5 укучысы өчен мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар, укучыларның әти-әниләре катнашты. Укучыларны мәктәпне тәмамлаулары белән мәктәп дирекциясе, ата-аналар һәм килгән кунаклар тәбрикләде. Активист укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде. 

Баландыш төп мәктәбендә , 25 нче май көнне,  9 нчы сыйныфта укучы 2 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау чылтырады. “Соңгы кыңгырау”  бәйрәме - укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле бәйрәмнәрнең берсе . Бәйрәм белэн 9 нчы сыйныф укучыларын 1 нче сыйныф укучылары, әти -әниләр, Теләче информ җитәкчесе Ленар Йосыфович , авыл җирлеге башлыгы Рәшит Миннулович, мәктәп директоры Йосыф Рашидович  һәм яраткан укытучылары котлады. "Соңгы кыңгырау" бәйрәме укучыларның күңелендэ гомер буе саклансын иде.

Турнир кысаларында китапханәче «Шашки – древняя игра» исемле әңгәмә үткәрде. Әлеге уенның килеп чыгу тарихын сөйләде.

            Бу очрашуга шулай ук китапханәдә «Шашки  – гимнастика ума» исеме астында китап күргәзмәсе дә оештырылды.

            Чара ахырында викторина үткәрелде һәм уенга нәтиҗәләр ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International