25 май көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә язучы Миргазыян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җиде диңгез кичкән әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Миргазыян Юныс әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре белән таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы хәлләргә тап була. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы яктыртылды һәм күп кенә әсәрләре урын алды.