ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

2017 елнын 4 аенда, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар нигезендэ, 1 сыердан  сот саву буенча беренче урында «Агролак» ЖЧЖ  тора, ул  1 сыердан  январь аена 2863 кг сот савып алган, икенче урында «Алан» ЖЧЖ, анын 1 сыердан  сауган соте  2200 кг, оченче урында «Тан» ЖЧЖ , 1 сыердан савылган соте  2019 килограммны  тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч  1727 кг.

2017 елнын 4 аенда, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар шуны курсэтэ, могезле эре терлектэн ит житештеру буенча беренче урында «Алан» ЖЧЖ  тора, ул  1 баш яшь терлеккэ  4 айга  83,6 кг ит житештергэн, икенче урында «Тан» ЖЧЖ, анын 1 баш яшь терлеккэ житештергэн ите 75,4 кг, оченче урында «Агролак» ЖЧЖ , 1 баш яшь терлеккэ 70,9 килограмм ит житештергэн. Район буенча бу курсэткеч  69,0 кг.

4 май көнне Бөек Җиӊүнеӊ 72 еллыгы уӊаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә «Җиӊү язын якынайтты сезнең батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә  сугыш темасын яктырткан китаплар һәм папкалар урын алды.

Кече яшьтән үк   балалар бакчасында да тәрбияче балаларга милләтләрнең күп булуын, халыклар дуслыгы турында әңгәмәләр алып бара. Безнең  республикада төрле халык милләтләре яши. Бүген тәрбияче балаларны   Идел буе халыкларының тормышы, көн-күреше белән таныштыруны дәвам итте. Һәр милләтнең матур киемнәр белән киендереп  ясалган курчаклары балаларга бик ошады. Һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, тормышлары бар. Чуаш, мордва, башкорт, удмурт, мари халыклары турында җырлар тыңлау, шигырьләр уку, уеннар уйнау балалар өчен күңелле.

 Бу эш балалар һәм тыл ветераны Хәсән абый ярдәмендә башкарылды. Утырткан агачлар истәлек булып, балалар белән бергә «үсеп», бакчага ямь биреп торачак.

3 майда Иске Җөри урта мәктәбендә “Хәвефсез тәгәрмәч – 2017” республика конкурсының муниципаль  этабы үтте. Бу конкурста Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары да үз көчләрен сынадылар һәм 3 урынны яуладылар.  Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!

3 нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары район күләмендә үткәрелгән » Куркынычсыз тәгәрмәч»  конкурс- ярышта булып кайттылар. Мәктәбебездә эшләп килүче “ЮИД ” түгәрәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары бу ярышта үзләренең ПДД буенча белемнәрен тикшерделәр. Ярышның “Велосипедта фигуралы йөрү” турында 3 нче призлы урынны алдылар. ПДД буенча уздырылган  конкурслар укучыларыбызны төрле хәвефләрдән сакланырга өйрәтә, юлларда иминлекне арттыра.

Балалар асфальта төрле кызыклы рәсемнәр ясадылар, төрле спорт уеннарында катнаштылар.

Бүген безнең балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар булып үтте. Бәйрәмгә сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары сугыш турында шигырьләр, җырлар-биюләр башкардылар. Чара барышында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бәйрәмне бакчабызның тәрбиячеләре “Җиңү көне” җыры белән тәмамладылар. Чара ахырында килгән кунаклар балалар белән аралашты. Үзләренең башларыннан кичкән вакыйгаларны сөйләделәр.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан 3нче балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары бүген 04 май көнне Теләчебезнең үзәгендә урнашкан һәйкәл янына экскурсиягә бардылар, аннары район балалар китапханәсенә кереп Бөек Җиңүгә багышланган видеофильм карап, әңгәмәдә актив катнаштылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International