Бүген безнең балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар булып үтте. Бәйрәмгә сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары сугыш турында шигырьләр, җырлар-биюләр башкардылар. Чара барышында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бәйрәмне бакчабызның тәрбиячеләре “Җиңү көне” җыры белән тәмамладылар. Чара ахырында килгән кунаклар балалар белән аралашты. Үзләренең башларыннан кичкән вакыйгаларны сөйләделәр.