ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 30 апрелендә Кукмара шәһәрендә 2005 нче елда туган һәм аннан дә яшьрәк кызлар арасында  волейбол буенча район беренчелеге  булып узды. Теләче спорт мәктәбе кызлар командасы тренеры Гәбделхәев Рәшит җитәкчелегендә әлеге ярышта катнашып кайттылар. Кызлар командасы Шәтке һәм Олы Мәтәскә мәктәбеннән тупланды.

Вопрос: Какие действия необходимо совершить владельцу имущества, если он не получил письмо с налоговым уведомлением?

Ответ:

Налоговые уведомления не направляются по почте налогоплательщикам в следующих случаях:

1) наличие налоговой льготы, налогового вычета, иных установленных законодательством оснований, полностью освобождающих владельца объекта налогообложения от уплаты налога;

2) если общая сумма налоговых обязательств, отражаемых в налоговом уведомлении, составляет менее 100 рублей;

3) налогоплательщик является пользователем интернет-сервиса Федеральной Налоговой Службы  России – личный кабинет налогоплательщика и не направил уведомление о необходимости получения налоговых документов на бумажном носителе.

Вступление в силу Федерального закона от 03.07.2016 № 290-ФЗ «О внесении изменений в Федеральный закон от 22.05.2003 № 54-ФЗ «О применении контрольно-кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и  (или) расчетов с использованием платежных карт»  предусматривает изменение порядка применения контрольно-кассовой техники (далее - ККТ).


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

"Эковесна - 2017" акция кысаларында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы коллективы бакча тирәлеген, Теләче авылы урамнарын, агачлыкларны чүптән чистарту өстендә үзләреннән зур өлеш кертә.Шулай ук агач утырту, аларның артык ботакларын кисү,  бордюрларны һәм агачларны акка буяу кебек эшләр дә читтә калмый. Чисталыкны саклау безнең кулларда, шуңа күрә үсеп килүче буынга табигатьне саклап калуның нигезләрен төшендерү безнең бурычыбыз!

Тирә - юньне чиста тоту өчен бик нык тырышлык таләп ителә.29  апрельдә Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары, укытучылары  белән язгы өмәдә катнаштык. Чистарып, яшәреп киткән тирә - юнь күңелләрне сөендерә.

Мәдәният  йорты  янәшәсенә  миләш, шомырт, балан  агачлары  утырттылар.

"Картаймагыз әле,Ветераннар.Сезгә тиеш әле бик күп назлар"дип исемләнгән очрашуның берсе Сәетшина Рәйсә апа янында үткәрелде. Укучылар аңа җырлар җырладылар,матур теләкләрен җиткерделәр. Рәйсә әбинең ике күзе дә күрми инде. Шулай булса да, күңеле күтәренке. Мәктәптә ятлаган шигырьләрен әле дә хәтерли, өйләп тә күрсәтте.

Бу эштә мәктәп укучылары катнашты. Соңыннан "Туган ягым - яшел бишек" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Татарстан Республикасы  Мәгариф  һәм фән министрлыгы игълан иткәнчә, 28 нче апрельдән республикабызда “Җиңү бакчалары” проекты старт алды. Сугыштан соңгы елларда алма бакчалары утырту  традициясе булган. Берничә буынны берләштергән, яшьләргә  Бөек Ватан сугышы истәлекләрен тапшыру максатыннан оештырылган бу проектны яклап, Баландыш төп мәктәбендә дә 25 төп агач утыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International