Шул уңайдан, Югары Мәтәскә авыл клубы территориясендә чистарту, кар тарату кебек эшләр башкарылган.
Клуб каршын себерделәр, чүпләрдән чистарттылар. Мондый җыештыру эшләре яз аенда һәрдаим үткәреләчәк.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре, хакимият органнары вәкилләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Делегатлар составында район мәдәният йорты методисты Светлана Романовада катнашты.
Бүген безнең балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә булып узды. Чарада зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М белән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Әлеге бәйрәмдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләреннән тамаша күрсәттеләр.Соңыннан Г.Тукай әсәренә нигезләнеп тошерелгән "Кисекбаш" мультфильмын карап, бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. Еллар үтү белән, Г. Тукай әсәрләренең тирән мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз. Ул безнең өчен бөек шагыйрь генә түгел, ә татар тормышы һәм аның тарихына эз салучы шәхес тә әле. Тукай әле хаман да әсәрләре аша, шушы авыр тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, әсәрләре белән танышканнар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алганнар. Кичә ахырында китапханәдә Г.Тукайның татарча мултфилм итеп төшерелгән “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен караганнар.
Терроризм ул-кешенең кешегә, яки кешенең кешелеккә карата нәфрәте. Яшьләргә экстремизм һәм аның иң югары ноктасы булган терроризм проблемасы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып торуы турында аңлатылды.
26 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Чернобыль катастрофасына багышланган Батырлык дәресе үткәрелде. Чара барышында Припять шәһәре турында документаль фильм күрсәтелде. Беренче ликвидаторларның батырлыклары турында сөйләнде. Атом электростанциясе шартлаудан барлыкка килгән экологик проблемалар хакында фикер алышынды.