Габдулла Тукайның туган көне.

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген безнең балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә булып узды. Чарада зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М белән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Әлеге бәйрәмдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләреннән тамаша күрсәттеләр.Соңыннан Г.Тукай әсәренә нигезләнеп тошерелгән "Кисекбаш" мультфильмын карап, бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. Еллар үтү белән, Г. Тукай әсәрләренең тирән мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз.  Ул безнең өчен бөек шагыйрь генә түгел, ә татар тормышы һәм аның тарихына эз салучы шәхес тә әле. Тукай әле хаман да әсәрләре аша, шушы авыр тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International