19 апрель көнне Иске Җөри авыл китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында “Йортларга китап нуры» дип исемләнгән акция белән тыл ветераны Галиева Гилембикә апаның өендә булды. Хәлләрен белеп, китап-журналлар белән таныштырды.
18 апрель көнне Айдар мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Весенняя неделя добра-Эстафета добрых дел» акциясе кысаларында “Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...”- дип аталган патриотик сәгать үткәрелгән. Бу акция ярдәмендә балаларга тарихи урыннарны күз карасыдай сакларга, тиешенчә төзәтергә һәм аларның тарихы турында һәрдаим белеп торырга кирәклеге турында сөйләнгән. Шулай ук, Республикабыз Татарстанда урнашкан һәйкәлләр исемлеге дә атап кителгән.
18 нче апрель көнне Үзәк авыл китапханәсендә язгы табигать темасына багышланган, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Үзәк авыл китапханәсенә нинди талантлы балалар йөри!Чын рәссамнар!Балалар “Язгы күргәзмә”конкурсында катнаштылар. Аларның рәсемнәрен караганнан соң,чынлап яз сулышын тоясың!
17 апрельдә Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясе старт алды. Атналыкның планы төзелде һәм дүшәмбе көнне гомуми линейкада укучыларга җиткерелде. Әлеге акция кысаларында бүген тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре “Без информация үзәгендә”дигән темага әңгәмәләр үткәрделәр һәм укучыларга электрон хезмәтләр сайты аша эшләүнең уңай яклары турында әйтеп үттеләр.
18 апрель көнне, Алан авылы китапханәсендә «Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән күргәзмәләр циклының эшен дәвам итеп, авыл халкын якташларыбыз иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан,авылдашларыбыз Равил Садыйков һәм Нургали Булатов иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.Н.Булатов-татар журналисты,танылган каләм иясе,Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.Ул татар генералларын халыкка таныту өстендә зур эшчәнлек алып бара. Р.Садыйков - Казан шәһәренең 18нче гимназиясе директоры, югары категорияле татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты. Шигырьләр яза,иҗат белән шөгельләнә. Ике китабы басылып чыкты. Күргәзмәгә аларның тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган материаллар куелды ,таныштыру һәм халык белән әңгәмә оештырылды.
Экологик белемнәр көне ел саен 15 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Экология, авыл һәм без” акциясе үткәрелде. Чараның максаты- укучыларның игътибарын туган як табигатен саклауга юнәлтү,экологик проблемаларны хәл итү өчен җаваплылык формалаштыру.
Акциядә 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Бу көнне мәктәп территориясендә җыештыру эшләре башланды. Укучылар шулай ук “ЭКОяз” конкурсына әзерләнәләр.
Берләшмәгә йөрүче балалар белән берлектә “Янәшәдә яши ветеран”- исеме астында тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белешеп, хатирәләрне искә төшереп шул елларны күзаллап үттек. Балалар тарафыннан берничә чыгыш күрсәтелде.
2017 елның 17 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, “Язгы яхшылык атнасы” акциясе кысаларына таянып, Максабаш, Төрек-Тәмте авылларында яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр. Әлеге хезмәттә волонтерлар да катнаштылар.
Шул уңайдан 18 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Иске Җөри авылында яшәүче физик мөмкинлеге чикле Шакурова Миләүшә һәм тәрбиягә алынучы балалар янында булып кайттылар. Аларга күчтәнәчләр, китаплар тапшырдылар, саулык – сәламәтлек теләделәр.
18 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен “ Сүзлекләр патшалыгы - зирәк дәүләт” дигән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче укучыларга сүзлекләр, энциклопедияләр турында сөйләде, алар белән ничек кулланырга кирәклеген аңлатты.