17 нче апрель көнне мәктәпләрдә 2016-2017 нче уку елы өчен аерым фәннәр буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре башланып китте. Бүген Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары әлеге төр эшне рус теле фәненнән башкардылар. Алга таба мондый эшләр математика, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча дәвам итәчәк.
Айлыкның төп максаты балаларның һәм хезмәткәрләрнең тормышы һәм яшәеше өчен куркынычсыз шартлар тудыру, балалар бакчасында һәм безнең мохитыбызда хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар булдырмау. Шул уңайдан балалар бакчасында төзелгән план нигезендә төрле чаралар уздырыла. 17 апрель көнне санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәү буенча “Чисталык һәркемгә кирәк” дигән темага хезмәткәрләр белән әңгәмә булды. Әңгәмәдә бүлмәләрнең һәм җиһазларның чисталыгы, балаларның сыйфатлы ризык ашавы, балаларга бирелә торган ризык нормасының дөрес булуы турында сүз барды. Әңгәмәдән соң хезмәткәрләр үз вазыйфаларында зур җаваплылык һәм төгәллек , куркынычсызлыкларны булдырмас өчен аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәклекне белделәр.
Безнең балалар бакчасы бик тырышып ЭКО садик конкурсына әзерләнә.Зурлар төркеменә йөрүче балалар чүпкә ташлыйсы каплар,йогурт,киндер,сок савытларын бакчага алып килделәр һәм бик тырышып яраткан уенчыкларын ясадылар.Коробкадан балыкларга “аквариум”,ел фасылларын күрсәткән “агач”,гөмбәләр һ .б. Балалар җир планетасын аз гына булсада чүптән арындырганнарын белгәч бик шатландылар.
17 апреля 2017 года под председательством Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова состоялось совместное расширенное заседание Совета Безопасности Республики Татарстан, антитеррористической комиссии в Республике Татарстан, Координационного совещания по обеспечению правопорядка в Республике Татарстан по вопросам принятия дополнительных мер в области профилактики интернет-рисков и угроз жизни и здоровью детей и подростков, а также реализации в Республике Татарстан мероприятий Комплексного плана по противодействию идеологии терроризма в Российской Федерации на 2013-2018 годы.
Теләче 2нче балалар бакчасында “Экояз2017” санитар-экологик икеайлык кысаларында “Табигать- безнең киләчәгебез” дип аталган экологик флэшмоб үткәрелде.
Флэшмобның төп максаты балаларны туган җирләренең матурлыгын күрә белеп, аның экологик чисталыгын саклап калуга этәрү иде. Балалар бакчасына йөрүче барлык балалар флэшмобта бик теләп катнаштылар һәм үзләренең үрнәгендә башка кешеләрне дә әйләнә-тирәне чүп чардан җыештыру өмәләрендә актив катнашырга чакырдылар.
Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 18 апрель көнне беренче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары белән ачып җибәрделәр. Аннан зурлар төркеме балалары “Кошлар- безнең дуслар”диеп аталаган экология темасына багышланган ачык чара күрсәттеләр.
Мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты тирә - юнен чистарттылар, чүпләрдән арындырдылар.
18 апрель көнне, 2016-2017 уку елының белем сыйфатын тикшерү максатыннан, 4,5 сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эше башкардылар. Укучылар бирелгән биремнәрне дөрес һәм төгәл итеп үтәргә тырыштылар. Алда биреләчәк математика, биология ,тарих, әйләнә-тирә фәннәреннән дә укучыларга уңышлар телибез.