ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

17 нче апрель көнне мәктәпләрдә  2016-2017 нче уку елы өчен аерым фәннәр буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре башланып китте. Бүген  Баландыш төп мәктәбенең 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары әлеге төр эшне рус теле фәненнән башкардылар. Алга таба мондый эшләр мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган тәртиптә дәвам итәчәк.

17 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә язгы мәрхәмәт атнасы старт алды. Атналыкның планы төзелде һәм дүшәмбе эшлекле линейкасында укучыларга аңлатылды. Акциянең беренче көнендә сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм күрсәтелде. Күкчә авылы балалары Сабирҗанова Т.П. янында булып сугыш ветеранының хәлен белделәр,  бүләк тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Таисия Павловна сугыш турында хатирәләрен яңартты, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Агымдангы елның 12 апреле көнне Балалар иҗат үзәгенең “Табигать  балалары” түгәрәгенә йөрүче Баширова Чулпан Дамир кызы, өстәмә белем бирү педагогы Баширова Нурия Илдус кызы җитәкчелегендә,  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган, төбәкара "Династия России" конкурсында катнашып 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

17 апрель көнне “Язгы шәфкатьлелек атнасы” кысаларында «Ветераны живут рядом» исемле девиз белән Шармыш авыл китапханәчесе Терентьева И.В. китапханәгә йөри алмаучы  өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып китаплар белән таныштырды. Шулай ук өлкәннәребезне  “Пасха” бәйрәме белән дә тәбрикләде. Аларга озын гомер, саулык теләде.

Форумны оештыручылар 13 апрель көнне иртәнге сәгать 8 дән төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән 360 тан артык катнашучыны теркәп, кунакханәләргә урнаштырдылар. Төшке аштан  соң ТР ның төрле районнарына бару каралган иде. Делегатлар дүрт төркемгә бүленеп Арча, Биектау, Балтач һәм Яшел Үзән районнарына юнәлделәр.

Бүгенге кәндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан 3нче балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла.

Мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге чарада актив катнаштылар. Алар Шәтке мәдәният йорты территориясен чистарттылар, карлар тараттылар.

Халкыбызнын мәшһүр улы, горурлыгы, дөньяга танылган акыл иясе Бакый Урманче – нәкыш остасы, сынчы, педагог, Татарстанның һәм Россияның Халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты булуы турында мәгълүмат бирелеп, иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.

Экологик белем көне турында китапханәче Хазипова.Ф.А сөйләде.Сөйләүне электрон презентация дәвам итте, китап күргәзмәсе ясалды.Укучылар экологик әкият белән таныштылар.Балалар яшәвебез белән океаннардан зәңгәр,урманнардан яшел,комнардан сары төстә булган бердәнбер гүзәл Җир ана –безнең планетабызга бурычлы булуыбыз турында сөйләделәр.Чара барышында экологик темага викторина үтте. Балалар үзләренә күп яңалык алдылар, алар әйләнә –тирәлеккә сакчыл карашта булырлар дип өметләнәбез.

Ярышта республиканың 18 районыннан җыелма командалар катнашты, шул исәптән Теләче районы командасы да. Безнең район футболчылары 15 нче урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International