Экологик белем көне турында китапханәче Хазипова.Ф.А сөйләде.Сөйләүне электрон презентация дәвам итте, китап күргәзмәсе ясалды.Укучылар экологик әкият белән таныштылар.Балалар яшәвебез белән океаннардан зәңгәр,урманнардан яшел,комнардан сары төстә булган бердәнбер гүзәл Җир ана –безнең планетабызга бурычлы булуыбыз турында сөйләделәр.Чара барышында экологик темага викторина үтте. Балалар үзләренә күп яңалык алдылар, алар әйләнә –тирәлеккә сакчыл карашта булырлар дип өметләнәбез.