17 апрель көнне “Язгы шәфкатьлелек атнасы” кысаларында «Ветераны живут рядом» исемле девиз белән Шармыш авыл китапханәчесе Терентьева И.В. китапханәгә йөри алмаучы өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып китаплар белән таныштырды. Шулай ук өлкәннәребезне “Пасха” бәйрәме белән дә тәбрикләде. Аларга озын гомер, саулык теләде.