17 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә язгы мәрхәмәт атнасы старт алды. Атналыкның планы төзелде һәм дүшәмбе эшлекле линейкасында укучыларга аңлатылды. Акциянең беренче көнендә сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм күрсәтелде. Күкчә авылы балалары Сабирҗанова Т.П. янында булып сугыш ветеранының хәлен белделәр, бүләк тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Таисия Павловна сугыш турында хатирәләрен яңартты, укучыларның сорауларына җавап бирде.