Теләче 2нче балалар бакчасында “Экояз2017” санитар-экологик икеайлык кысаларында “Табигать- безнең киләчәгебез” дип аталган экологик флэшмоб үткәрелде.
Флэшмобның төп максаты балаларны туган җирләренең матурлыгын күрә белеп, аның экологик чисталыгын саклап калуга этәрү иде. Балалар бакчасына йөрүче барлык балалар флэшмобта бик теләп катнаштылар һәм үзләренең үрнәгендә башка кешеләрне дә әйләнә-тирәне чүп чардан җыештыру өмәләрендә актив катнашырга чакырдылар.