18 апрель көнне, 2016-2017 уку елының белем сыйфатын тикшерү максатыннан, 4,5 сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эше башкардылар. Укучылар бирелгән биремнәрне дөрес һәм төгәл итеп үтәргә тырыштылар. Алда биреләчәк математика, биология ,тарих, әйләнә-тирә фәннәреннән дә укучыларга уңышлар телибез.