Музыка җитәкчеләре семинары булып үтте.

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 18 апрель көнне беренче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары белән ачып җибәрделәр. Аннан зурлар төркеме балалары “Кошлар- безнең дуслар”диеп аталаган экология темасына багышланган ачык чара күрсәттеләр. Семинарның икенче өлешендә   Теләче балалар бакчасының музыка җитәкчеләре төрле актуаль проблемаларны һәм аны чишү алымнарын докладлар аша семинарда катнашучыларга җиткезделәр.Насибуллина Л.Ш. традицион булмаган музыкаль уенчыкларны куллану, Терло Э.В. музыка тыңлау алымнарының әһәмияте һәм методикасы, ә Рафикова Л.А. үзенең белем күтәрү курсларында алган белемнәре белән уртаклаштылар. Хисамутдинова Л.Н. балалар белән флешмоб алымы куллану юлларын мастер-класс аша күрсәтте. 
Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  һәм тәрбия методисты Саетова А.Н. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International