2 февраля 2017 года в рамках ежегодной патриотической акции «Память сердца: блокадный Ленинград» в нашей школе в 1-х - 9-х классах прошли классные часы «Дети блокадного Ленинграда», «Герои блокадного Ленинграда», посвященные 73-й годовщине полного снятия блокады Ленинграда. Организация и проведение таких классных часов, играет огромную роль в воспитании современной молодежи, позволяет им задуматься о своей жизни, изучить, осмыслить и анализировать опыт поколений.
2017 елның 3 февралендә Баландыш төп мәктәбе базасында Теләче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Баландыш төп мәктәбе тарафыннан авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге үткәрде. Ярышта барлыгы 8 команда, 95 яшь көрәшче катнашты.
Химия фәненнән олимпиадада Теләче урта мәктәбеннән 10 нче сыйныф укучысы Хасаншина Фирүзә катнашты. Ул олимпиадада уңышлы чыгыш ясап, призлы урын яулады. Фирүзәне олимпиадага химия укытучысы Тимербаева Миләүшә Рузбиковна әзерләде.
В этот день в читальном зале Тюлячинской межпоселенческой библиотеке была организована выставка из его книг и папок с материалами о его творчестве.
Шул уңайдан 2 февраль көнне Субаш авылы китапханәсендә «2017 год экологии России» дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.
Күргәзмәгә табигать турындагы китаплар һәм язмалар куелды. Әлеге күргәзмә ел дәвамында эшләп торачак һәм тулыландырылачак.
Быел да китапханәче Хуҗиәхмәтова Зәнфирә “ Фатих Хөсни – үзе бер тарих ” дигән исем белән музейга экскурсия оештырды. Бу чара ике көн үткәрелде. Беренче көнне ясле-бакча балалары, ә икенче көнне мәктәп укучылары килделәр. Балалар язучының тормыш юлы, иҗаты белән кызыксындылар, музейда язучының экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмә дә эшләнде.
Укучыларда татар язучыларының әсәрләрен укуга кызыксыну уяту максатыннан телдән тематик журналлар уздыру бик мөһим. Алар ярдәмендә китап укучыларда туган якка, аның тарихына һәм киләчәгенә карата ярату һәм хөрмәт хисләре барлыкка килә.
Бу чараны үткәрүнең максаты өлкәннәребездә булган “Халык җәүхәрләрен” җыйнап киләчәк буынга тапшыру. Чарага җыйналган өлкәннәр үзләре белгән бәет, мөнәҗәтләрне эйттеләр, яшь чакта уйналган уен җырларын җырладылар. Өлкәннәрнең чыгышын чарага килгән яшь буын кызыксынып тыңлады. “Халкыбызның халык җәүһәрләре” дип исемләнгән китап кургәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Бу чараны үткәрүнең максаты өлкәннәребездә булган “Халык җәүхәрләрен” җыйнап киләчәк буынга тапшыру. Чарага җыйналган өлкәннәр үзләре белгән бәет, мөнәҗәтләрне эйттеләр, яшь чакта уйналган уен җырларын җырладылар. Өлкәннәрнең чыгышын чарага килгән яшь буын кызыксынып тыңлады. “Халкыбызның халык җәүһәрләре” дип исемләнгән китап кургәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2017 елда 1 нче санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый. Алар газета битләрендә язучыларның юбилейлары, үткәрелгән кичәләр турындагы мәгълуматлар белән таныша алалар.