2017 елның 3 февралендә Баландыш төп мәктәбе базасында Теләче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Баландыш төп мәктәбе тарафыннан авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге үткәрде. Ярышта барлыгы 8 команда, 95 яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелеге түбәндәгечә хәл ителде:
1 урында – Олы Мәтәскә
2 урында – Теләче
3 урында – Баландыш
4 урында- Олы Нырсы
5 урында-Югары Кибәхуҗа
6 урында-Олы Мишә
7 урында- Шәтке
8 урында-Иске Җөри
Әлеге ярышларны уздыруда зур булышлык күрсәткән өчен җаваплыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.