20 гыйнварда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә район мәгариф бүлеге психологы С.Н.Хазипова 9, 11 сыйныф укучылары белән тренинг уздырды. Тренингның максаты –тормыш сынаулары алдында югалып калмау. Күнегүләр барышында укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар, алда торган имтиханнарны исән-имин тапшырырга вәгъдә бирделәр.
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы 19 гыйнварда Алан авылы җирлегендә уздырылды. Җыелышта узган елда эшләнгән эшләр буенча Алан авылы җирлеге Советы җитәкчесе Хазеев Ә.Г., җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Фәсхетдинов Х.Н., Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Гайбадуллин И.Б., Теләче муниципаль районы җитәкчесе Зарипов И.Ф. хисап тоттылар. Хезмәт алдынгыларына, узган елда лаеклы ялга чыккан кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу масса күләм чарада Күкчә авылы китапханәчесе, “Хәзинә” фольклор ансамблендә чыгыш ясады һәм китапханә эшчәнлеге турында презентация әзерләде.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
Можно сообщить в "Народный контроль" и о проблемах организации безопасных условий труда на рабочих местах, создающих угрозу для жизни и здоровья работников. Это направление курирует Государственная инспекция труда в РТ.
Ссылка на ГИС «Народный контроль»: https://uslugi.tatarstan.ru
Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбндә озын тәнәфесләрдә атна дәвамында мини-футбол буенча класс командалар арасында ярышлар барды. Һәркем ярышта актив катнашты. Җиңүчеләр: 1 урын – 10 класс, 2 урын – 11 класс, 3 урын – 6,8 класслар.Бу әле дусларча очрашулар гына. Мәктәп чемпионаты февральдә башланачак.
Бу массакүләм чарада, китапханәче Хисамиева Г., китапханәнең 2016 елгы эшчәнлеге турында презентация әзерләде һәм шул турыда чыгыш ясады.
19 - 22 нче гыйнварда Казан шәһәрендә Бөтенроссия предмет олимпиадаларының физик тәрбия буенча региональ туры үтә. Олы Нырсы урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Гәләветдинов Р, Касыймова А катнашалар.Аларга уңышлар телибез!
Постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 11.04.2003 № 198 учреждены премии Правительства Республики Татарстан за качество, которые присуждаются ежегодно на конкурсной основе организациям за достижение значительных результатов в области качества продукции и услуг, обеспечение их безопасности, а также за внедрение высокоэффективных методов управления.
2017 елның 19-20 гыйнвары көннәрендә район башлыгы И.Ф.Зарипов кабинетында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низамутдинов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә хуҗалыклар 2017 ел язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнарын хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, бухгалтерлары һәм экономистлары тапшырды.
Бу чара инглиз язучысы А Милның тууына 135 еллыкка багышланды. Балалар әлеге авторны нәкъ тә менә яраткан геройлары –Винни Пух маҗаралары аша белә дә инде. Уен сораулары автор турында, әкият геройлары хакында тагын да ныграк белергә ярдәм итте, балалар бик теләп җавап бирделәр.