ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Әлеге бәйрәмне бигрәктә балалар зарыгып көтеп ала. 4 гыйнвар көнне Айдар авыл клубында китапханә белән берлектә «Яңа ел сюрпризлары» дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш бабай балаларга күчтәнәчләр таратты.

   2 январь көнне Айдар авылы мәдәният йортында Роберт Галиев җитәкчелегендәге Казан Дәүләт аграр университеты студентлары  "Мәхәббәт турында риваять" пьесасын куйдылар.

11гыйнвар көнне 1 сыйныф укучылары өчен мәктәп китапханәсендә экскурсия үтте. Биредә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Экскурсия ахырында үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар. Китапханә ишекләре укучыларга һәрвакыт ачык!

Аны күпме генә теләсәк тә туктата алмыйбыз. Һәрбер көн үзенең истәлекле бер мизгеле белән истә кала. Тагын бер ел сизелмичә узып китте, без яңа 2017 елга аяк бастык. 11 нче гыйнвар көнне Баландыш мәдәният йортында авылыбыз студентлары белән “Җырлап күңел ачабыз” дип исемләнгән караоке-җыр кичәсе узды.  Бәйрәм кәефе бөтен студентларга да “йокты”. Һәркемнең төп игътибары экранда булды. Биредә беркемне дә битараф калдырмаган татар халык җырларын җырлап яшьләр осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм барышында төрле уеннар уйналды, конкурслар үткәрелде. Бәйрәм биюләр белән бергә үрелеп барды.

Рәсәй тыюлыклары – безнең туган илебезнең –Ватаныбызның табигый байлыкларын саклау ул. Рәсәй территориясендә 103 тыюлык исәпләнә, аларның һәркайсы турында мәгълүмат тупланды һәм китап укучылар игътибарына тәкъдим ителде.

Мирсәй Әмир- Совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле -күренекле прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. М.Әмир бик күп әсәрләрнең авторы. Мәсәлән, аның “Саф күңел” романын, “Миңлекамал” драмасын укучылар бик яратып укыйлар. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды.

Бәйрәм үтеп китте, ата-аналар бәйрәм арты мәшәкатьләре белән йөриләр, ә балаларга-ял!!! Саф һавада рәхәтләнеп уйнаганнан соң, китапханәгә җыелып Кыш бабай бүләкләре, бәйрәм хис-кичерешләре турында фикер алышу, бер-берсенә шигырь һәм җырлар бүләк итү балалар күңеленә бик хуш килде. Соңыннан, өйдә бөтен гаилә белән җыелып укыр өчен иң матур һәм иң күңелле китаплар тәкъдим ителде.

Укучылар катнашында “Яңа ел белән!” дигән конкурс үткәрелде. Балалар чыршы бизәү, Кыш бабай турындагы легендалар белән таныштылар, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Кар кызына комплементлар әйтүдә -  Мингазов Альмир, “Карлы викторинада” – Вафина Элфинэ, төз атуда Давлетшин Фидаиллэр җиңү яулады. Балалар өйләренә китаплар алып, бик канәгать булып таралыштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International