Кышкы каникул көннәрен күңелле үткәрү максаты белән, Алан авылы китапханәсендә, “Төкле аягың белән, Әтәч Елы!”дип исемләнгән кичә оештырылды.

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Бәйрәм үтеп китте, ата-аналар бәйрәм арты мәшәкатьләре белән йөриләр, ә балаларга-ял!!! Саф һавада рәхәтләнеп уйнаганнан соң, китапханәгә җыелып Кыш бабай бүләкләре, бәйрәм хис-кичерешләре турында фикер алышу, бер-берсенә шигырь һәм җырлар бүләк итү балалар күңеленә бик хуш килде. Соңыннан, өйдә бөтен гаилә белән җыелып укыр өчен иң матур һәм иң күңелле китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International