2016 ел – истәлекле даталарга, юбилейларга, илебез тормышындагы мөһим вакыйгаларга бай ел. 2016 ел – Россиядә кино, Татарстанда – су саклау зоналары елы, Теләчедә - районыбыз үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтуе белән истә калды. Агымдагы елның тагын бер мөһим вакыйгасы – Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау елы булып кереп калды.Әлеге вакыйгалар күргәзмәдә урын алды.
Бу ясаган сыннар hәрберегезгә яхшы кәеф, бәйрәм рухы өстәп торсын.
Балалар әкият дөньясына чумып, үзләренең өйрәнгән шөгелләрен Кыш бабайга һәм Кар кызына күрсәттеләр. Бәйрәмнәр бик кызыклы үтте.
Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга кушылып чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше булып Кыш бабайның заманча аппаратыннан бүләк алу балаларга да ,тамашачыларга да бик тә ошады.Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән!
Кышкы каникуллар дәвам итә. Кышкы салкыннарга карамастан, Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә балалар чанада, чаңгыда шуалар. Саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыта, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларның каникуллары күңелле һәм файдалы уза.
26 декабрь көнне мәктәбебездә 5-9 сыйныф укучыларының Балмаскарад кичәсе булып узды. Бәйрәм директор Хузин. Ю.Р ның котлавы белән башланып китте.Уку алдынгылары һәм русский язык, татар теле фәннәреннән олимпиадада җиңүчеләр бүләкләнде. Укучылар матур җырлар,биюләр башкардылар. Килгән кунаклар бу кичәдән күтәренке рух белән өйләренә таралдылар.
Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.
26 декабрь көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә шаулап-гөрләп балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Җәнлекләр булып киенгән балалар Кыш бабайны каршы алдылар, ләкин ул ялган Кыш бабай булып чыкты. Явыз бүре җәнлекләр янына керер өчен шулай киенгән икән. Чын Кыш бабай килгәч кенә барысы да ачыкланды. Бүре үзенең хатасын таныды, аннары барысы бергәләп бәйрәм иттеләр. Балалар Кыш бабайга үзләренең җыр-биюгә, сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чыршы әйләнәсендәяңа ел җырлары җырлап тәмамланды.
Бәйрәмебезгә Кыш бабай ,Кар кызы , Яңа ел һәм күп кенә башка кунаклар килгән иде.Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, ярты ел буена уздырылган иҗади конкурсларга нәтиҗә ясау белән башланып китте. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннарга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен.Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!
Шуңа да карамастан Олы Мәтәскә урта мәктәбендә кышкы каникуллар чорында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр башланды.