Укучылар гына түгел, килгән әти-әниләр дә зур дулкынлану хисе кичерделәр. Яңа елга багышланган “В поисках счастья” дип исемләнгән әкият барлык кунакларның да күңеленә хуш килде. Киләчәккә зур өметләр белән янучы балалар барында мондый әкиятләр еш булачак дигән фикердә калды әти-әниләр, укытучылар һәм килгән кунаклар.
Бүген бакчабызда Яңа ел бәйрәме булды. Балалар Кыш бабайга “Сер тотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр Матур җырлар,шигырьләр,биюләр башкарган өчен Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. 2017 ел барлык кешеләргәдә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык кына китерсен!
2016 елның 29 декабрендә Иске Җөри хоккей тартмасында «Теләче» спорт мәктәбе 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында алкалы хоккей буенча яңа ел алды турнирын үткәрде. Барлыгы 9 команда, 90 укучы катнашты.
2016 елның 27 декабрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы балалар өчен администрация залында ООО “Трансгаз” һәм «Наз» фонды спонсорлары ярдәмендә чыршы бәйрәме үткәрелде. Балаларга бүләкләр дә өләштеләр. Алар әлеге бәйрәм чарасыннан бик шат күңелле булып кайтып киттеләр.
Аның иҗаты турындагы китапларга һәм әсәрләренә күзәтү ясалды. Чара ахырында “Ак чәчәкләр” дип исемләнгән фильм каралды.
Бу конкурска, Айдар авылы китапханәсенең “Тамчы” клубына йөрүче- Шайхутдинова Динә, Саттарова Әлфинә һәм Фаттахова Илзирәләрнең шигъри әсәрне укыган видеоязмалары җибәрелде.
Киңәшмәдә мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыгыш ясады. Киңәшмәдә яңа елга багышланган кичәләрендэ җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм терроризмны кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү, мәдәният хезмәткәрләре җаваплы объектларында җәмәгать куркынычсызлыгын кисәтү, “Моңнар агыла туган якта”, “Талантлы яшьләребез – халкыбыз горурлыгы” район фестивальләре турында сөйләшүләр уздырылды.
Шулай ук җыелышта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шайдуллин А.Р. катнашты. Уз чиратында ул мәдәният хезмәткәрләрен якынлашып килүче яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген, 29 декабрьдә, мәктәп башлангыч класс укучыларын кышкы уеннар уйнарга үзенә җыйды. Саф һавада кызыклы, хәрәкәтле уеннар күп уйналды. Укучылар үзләре алып килгән уеннарны да уйнадылар. Урам балалар тавышыннан гөр килеп торды. Укучылар бүгенге көннән канәгать булып өйләренә таралыштылар.
Бөтенебезгә дә мәгълүм, Яңа ел – балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Бәйрәм алды әзерләнүләр, чыршы бизәү , көтеп алган бүләкләр. Балаларның Яңа ел бәйрәменә карата күп сораулары туа: -Нәрсә өчен чыршыны бизиләр? Кыш бабай чын мы?Кайда ул яши? Бүләкләрен дә үзе хәстәрли ме? Шуңа күрә дә, балачак хыялларны бетермичә, балаларның кызыксыну һәм белемнәрен артырыр өчен, безнең балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә “Яңа ел бизәкләре!” дигән конкурс игълан ителде.. Аны без күргәзмә итеп тә туплый башладык.
Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында беренче , икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре кунак булып килделәр. Балалар Кыш бабайга шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеп тә күрсәттеләр. Бәйрәмнән соң ул балаларга үзенең буләкләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.