29 нчы декабрь көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, Яңа ел кичәсе, Балмаскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килгәч, кичә тагы да җанланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.
Шуңа күрә укучыларыбыз каникулда да тик ятмыйлар, сәламәтлекләрен ныгыталар.
Бу ярышта безнең мәктәптән дә укучылар катнашты.
Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Гыйлван улы Фатхуллин ата-аналар сорауларына җавап бирде, соныннан яшь көрәшчеләрне, килгэн кунакларны яңа ел белән котлады. Кыш бабай һәм кар кызы яшь спортчыларга буләкләр өләште.
30 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә рус теле буенча консультация уздырылды. Алдагы имтиханнарга ничек әзерләнергә, вакытны ничек дөрес итеп бүләргә, нинди КТМ белән эшләргә? Әлеге һәм башка сорауларны дөрес итеп чишү юлларын балаларга рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.В.Зинатуллин аңлатты.
30 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 1 нче яртыеллыкка нәтиҗә ясалды, педагогик киңәшмә үтте.Шул ук көнне гомуми ата-аналар җыелышы да узды. Педсоветта мәктәп коллективы 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, сыйныф җитәкчеләре үз эшчәнлекләренә анализ ясадылар. Җыелышта әти-әниләр 2 нче чирек нәтиҗәләре, олимпиада җиңүчеләре белән таныштылар. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек торышы турында әйтелде. Укучыларның иминлеге , кышкы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше турында әти-әниләргә киңәшләр бирелде. Әти-әниләр үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
Чыннан да, үз продуктларыңны булдыру китапханәгә ихтыяҗ булуны арттыра. Айдар авылы китапханәсендә дә "Китапханә сулышы" газетасының чираттагы Яңа ел бәйрәменә багышланган чыгарылышы дөнья күрде.
Яңа ел алдыннан бар җирдә төрле-төрле чыршы утлары яна,кешеләрдә бәйрәм рухы сизелә, алар бер-берсенә бүләкләр сатып алалар, чыршы бизиләр.Кышкы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрү һәм авылдашлар күңеленә шатлык өстәү максатыннан, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче ,27 декабрь көнне ,кардан сыннар ясадылар.Яңа елда һәрберебез сәламәт һәм бәхетле яшәсен иде ,дигән теләктә калабыз!
Балалар бу бәйрәмне түземсезләнеп көттеләр. Бәйрәмгә кунакка, Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Балалар рәхәтләнеп өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен башкардылар.Балалар , әти-әниләр, килгән кунаклар бәйрәм иртәсен бик ошаттылар, үзләренең рәхмәтләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм котлы булсын!!!
Бәйрәм балаларның матур шигырьләре, җырлары, биюләре белән бик матур башланып китте. Әле күңелле тамаша алда булган икән. Серле сандыкка күчтәнәчләр тутырып , Кыш бабай һәм Кар кызы килеп кергәч, бәйрәм тагын да җанланып китте. Кыш бабай Лесной балаларының сәләтле булулары белән горурланды, аларга карап сокланды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын парлы биюгә һәм чыршы тирәли җыр җырларга чакырды. Бәйрәмнән бар балалар да бик канәгать калды.