ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Кичәдә авыл яшьләре катнашты. Кичә күңелле уеннар, бию һәм җырлар белән үрелеп барды.

Балыклы башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланып китте. Балалар чыршы уенчыклары ясыйлар, сыйныф бүлмәләрен бизиләр. Дәресләрдән соң  җырлар, шигырьләр өйрәнәләр, әкиятләр сәхнәләштерәләр. Мәдәният йорты мөдире Гөлүсә  Әсхәт кызы төрле халык биюләрен өйрәтә. Балалар бик теләп шөгыльләнәләр. Мәктәптә бәйрәм атмосферасы.

17 декабрь көнне, Югары Мәтәскә авылы мәдәният йортында сәнгать бәйгесе кысаларында "Мунчала ясау өмәсе" исемле театральләштерелгән тамаша һәм концерт булды. Әлеге тамашаның үзенчәлеге шунда - концерт яңа сәнгать фестивале - "Моңнар агыла туган якта" бәйгесенә старт бирде, бәйге кысаларында иң беренче куелган тамаша булып тора.

  Биредә тамаша шулай ук ике өлеш - театраль тамаша һәм концерт номерларыннан торды.

Театраль тамаша "Кияү мунчасы" дип атала иде. Татар халкының борынгыдан килгән туй йолаларын күрсәтте ямбулатлылар. Концерт номерлары да бай эчтәлекле булды.

Аның саулыгы, тормышы һәм тормыштагы шөгелләре белән кызыксынды. Мәдәнияткә кагылышылы сораулыр бирде. Җылы әңгәмә дустанә мөхиттә тәмамланды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International