ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Барыбызның да  көтеп алган бәйрәме –Яңа елны каршы алырга зур әзерлек бара. Аеруча кыш бабайның нәни дуслары түземсезлек белән көтә. Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары укытучы  апалары белән бергәләп,тәрәзәләргә бизәкләр төшерәләр, ,бүләкләр әзерлиләр. Мәктәп янында кардан сыннар пәйда була башлады. Һәр класс үзенчә матур итеп сыннарны ясый, матурлый.

Һәрбер кеше аны түземсезлек белән көтеп ала.  Мәктәптә дә бу бәйрәмгә әзерлек гөрләп бара: укучылар Яңа ел җырларын  өйрәнәләр, класс- кабинетларны бизиләр. Мәктәп каршында чыршы  балкып тора. Аның  тирәсендә кар сыннары да  тезелешеп торалар.

Иске Җөри урта мәктәбе  укучылары ел саен кошларга ярдәм итәләр. Менә быел да алар җимлекләр ясап, мәктәп  һәм өйләре янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге азыкны яңартып торалар.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Әлеге ярышта республика районнарыннан җыелган 300 дән артык яшь уенчы катнашты. Безнең район җыелма командасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа мәктәпләре укучылары тәшкил итте. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

2005-2006 елгы кызлар арасында парлап уйнау:

Котдусова Алмазия-Сергеева Виктория (Тәтеш) – 3 урын;

2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында парлап уйнау:

Мөбәракшина Чулпан-Мөхәмәтшина Рәзилә – 2 урын;

2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында ялгыз уен:

Мөбәракшина Чулпан- 3 урын.

Калган яшь уенчыларыбыз Татарстан республикасы яшь бадминтончыларының беренче сигезлегенә керде. Җиңүчеләр грамота, медаль, җиңүче футболкалары һәм спорт инвентаренә ия булдылар.

16-17 декабрь көннәрендә Казанныӊ 91 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Яшь профессионаллар"  республика  чемпионатыныӊ JuniorSskills стандарты буенча сайлап алу ярышлары булып узды (Прототипирование компетенциясе). Бу ярышларда 12 белем бирү оешмаларыннан 18 команда катнашты. Безнеӊ район данын яклап, Олы Мәтәскә мәктәбендә «3D-Модельләштерү» түгәрәгенә йөрүчеләр: Нигматзянов Данис , Ибатуллина Ризаля ( җитәкчеләре Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Фасхетдинов Алмаз Хәбир улы), дәрәҗәле 2 нче урын алып Регионара чемпионатта катнашу хокукына ия булдылар.

Безнең район командасы 2 урыняулады.

1 урында-Биектау

2урында-Теләче

3урында-Чүпрәле

4урында-Чирмешән районнары.

Спорт төрләре буенча:

- чаңгы ярышы – 1 урын

-  волейбол – 4 урын

-  бадминтон – 4урын

-  мини-футбол  - 4 урын

-  өстәл теннисы – 4 урын

-  җиңел атлетика – 2урын

-  йөзү – 2 урын

-  шахмат – 6урын

Ярышта республиканың муниципаль берәмлекләреннән җыелма командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, Теләче җыелма командасы  5 нче урынга лаек булды. 

Авыл хужалыгы тармагында эшлэуче хезмэткэрлэргэ хезмэт хакы исэплэу хэм тулэугэ анализ ясау шуны курсэтэ, агымдагы елнын 11 аенда район буенча  бер кешегэ уртача айлык хезмэт хакы 16205 сум туры килэ. Игенче хужалыгында 19570 сум , Алан хужалыгында 17555 сум.  хэм Тан хужалыгында 17335 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн  хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э  хезмэткэрлэргэ  югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы    турыдан-туры  житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International