ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яшь укытучылар игътибарына  тәҗрибә уртаклашу һәм  нәтиҗәле аралашуның заманча төрләре: кейс чишү, мастер-класс, интерактив лекцияләр тәкъдим ителде. Әлеге форумда Иске Җөри урта мәктәбеннән Н.Р.Бадриева катнашты. 

Алан  балалар  бакчасында тәрбияләнүче   Исмагилова  Илсинә һәм  Гильфанов Сәет  ,математика буенча ,Халыкара олимпидада  катнашып 1һәм 2 урынны алдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Аларның эшен бәйгегә тәрбияче Гарипова А.Ф.  әзерләде.Алга таба да аларга уңышлар телибез.

Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында Яңа 2017 елга әзерлек эшләре башланып китте. Бакча яны территориясендә кардан сыннар ясадык. Тиздән яшел чыршының да утлары кабыныр. Яңа ел бәйрәм иртәсенә балалар җырлар, шигырьләр, әкият өйрәнә башладылар.

Бакча яны территориясендә кардан сыннар ясадык. Тиздән яшел чыршының да утлары кабыныр. Яңа ел бәйрәм иртәсенә балалар җырлар, шигырьләр, әкият өйрәнә башладылар.

20 нче декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә, Россия киносы елы уңаеннан, “Наши любимые актеры - юбиляры” дигән, шушы һөнәр белән бәйле күренекле шәхесләрнең күргәзмә – портреты төзелде. Күргәзмәдә 2016 елда юбилейларын билгеләп үтүче режиссерлар һәм актёрлар язмышы турында күп кенә кызыклы фактлар һәм мәгълүматлар белән танышырга мөмкин иде.

Балалар рифмага туры китереп шигырь язырга, кышкы табигать күренешен ясарга өйрәнделәр. С. Есенин, А. Пушкин, А. Барто, А. Усачев,  А.Прокофьев, И. Суриков, А. Фетларның кыш турындагы  шигырьләрен укып, балалар туры килгән картиналарны сайладылар. Очрашу күңелле үтте, катнашучылар канәгать калдылар.

Әлеге чарада  балалар әкият язучыларны танып белделәр, әкият геройлары турында фикер  алыштылар. Ахырдан китапханәче, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

2016 елның 20 нче декабрь көнендә Олы Мәтәскә авылында яшәуче  тыл ветераны  Әхмәтсафина Зәйтүнә Әхмәтсафин кызына   90 яшь тулды. Шул уңайдан Зәйтүнә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

20 декабрь көнне Теләченең 3нче балалар бакчасында район күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2017" бәйгесенең район буенча сайлап алу туры узды. Бу бәйгедә безнең  музыка җитәкчесе Шарифуллина И.И., тәрбиячеләр Замалиева Г.Г.,Валияхметова Г.И., Набиуллина Р.Р.лар  катнашты. Алар  балалар белән төрле белем бирү өлкәләрендә эшчәнлекләр оештырып, комиссия әгъзалары каршында һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Эшчәнлекләр барышында балалар да бик актив булдылар, алга таба тәрбиячеләребезгә уңышлар теләп калабыз.

Олы Мишә урта мәктәбендә кызу эш атнасы бара. Укучыларыбыз 2 нче чирекне яхшы билгеләргә тәмамларга бар көчләрен куялар. Мәктәп яны матур кар сыннары белән бизәлде. Сыйныф бүлмәләре кул эшләнмәләре, кар бөртекләре белән бизәлеп, яңа ел рухы биреп торалар. Балалар яңа ел тамашалары әзерлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International