Бу көнне районның алты тәрбиячесе комиссия каршында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр:
Теләченең Үзәк балалар бакчасы тәрбиячесе Шайдуллина Н.Р. уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән “Сөйләм үстерү" шөгыленнән һәм үзебезнең коллективтан музыка җитәкчесе Тёрло Э.В. зурлар төркеменә йөрүче балалар белән “Сихри тартмачык” исемле музыка шөгылье, уртанчылар төркеме белән сөйләм үстерү буенча Сабирҗанова Л.М “Кар бөртеге”исемле , мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү буенча Башарова Л.Х. “Кыш”темасына, Мухаметзянова М.Е. конструкторлар белән “Минем урам” темасына, Гарифуллина А.Р. инглиз теленнән “ Кунаклар килгәндә” темасына шөгыльләр күрсәттеләр.
Барлык тәрбиячеләрдә үз эшләренең остасы икәнең раслап; кызыклы,мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм конкурста җиңү теләп калабыз!
Алар "Аулак өй" театральләштерелгән фольклор күренешен тәкъдим иттеләр.
21 декабрь көнне Үзәк урта мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2017» конкурсының муниципаль туры үтте. Бу конкурста Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең математика укытучысы Замалутдинова А.Р. катнашты. Ул 5 нче сыйныфта “Комбинаторик мәсьәләләр чишү”темасына ачык дәрес күрсәтте.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары Яңа ел бәйрәмен көтеп алалар. Традиция буенча алар мәктәп ишегалдына кардан матур сыннар ясап куйдылар. Сыннар арасында 2017 ел символы- әтәч тә бар. Аны оста итеп 9 сыйныф укучылары ясады.
Чөнки күп кенә нәниләр абый-апаларына ияреп, һаман телевизор, компьтер тирәсендә кайнаша. Балаларның күбесе сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен аңлап та бетерми. Лесной балалар бакчасында бүген тәрбияче “Сәламәт булыйм дисәң...” дигән темага әңгәмә алып барды. Ул балаларга физик яктан ничек үзеңне ныгытырга- өлгер, җитез булырга, авыруларга ничек каршы торырга икәнен аңлатты. Тышта салкын, тиздән озын бәйрәм яллары башлана. Тәрбияче балаларга шушы вакытларда саф һавада ничек ял итәргә, чана шуганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтте. “Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый, авырта башлаганчы ук үзеңне саклый белергә кирәк”- дип тәмамлады сүзен тәрбияче. Балаларга әңгәмә бик ошады.
Бу көнне безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре Николаева Г.Н., Набиуллина Р.И. һәм педагог-психолог Зиннатова Г.Р., шушы ук Югары Кибәхуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе Нурисламова Р.Р. комиссия каршында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр.
Барлык тәрбиячеләр дә үз эшләренең остасы икәнең раслап, кызыклы, мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр. Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм конкурста җиңү теләп калабыз!
Чөнки күптәннән инде бәйрәм рухы тирә якка үзенең канатларын җәйде. Балалар бүлмәләрне бизәде, матур шигырьләр,җырлар өйрәнә башладылар. Хәзерге вакытта тәрбияче аларга кызыклы әкият өйрәтә. Бу тамашада әкият геройлары булып катнашу балаларга бик ошый. Шуңа күрә алар Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтә.
2016 елның 20-22 декабрь көннәрендә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, Алан хуҗалыгы җитәкчесе Х.Н.Фасхетдинов һәм Игенче хуҗалыгы җитәкчесе Р.Р.Яхин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздыра торган ТИПКАда 3 көнлек семинар-укуда катнаша.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 19,4 кг. туры килә, Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 16,9 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 10114 кг. 1 сыерга 16,3 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 12,2 кг.
Алан урта мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә даими катнашып киләләр. 10 нчы сыйныф укучылары Балыклы авылыннан үзләренә беркетелгән Галиева Розалия апага чираттагы ярдәм рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, ишек алдын, капка төпләрен кардан чистарттылар.