ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ярышта республиканың муниципаль берәмлекләреннән җыелма командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, Теләче җыелма командасы  5 нче урынга лаек булды. 

Бу кичәдә Кыш бабай, Кар кызы, Микки Маус һәм пиратлар катнашты. Бәйрәмдә балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

16-17 декабрь көннәрендә Казанныӊ 91 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Яшь профессионаллар"  республика  чемпионатыныӊ JuniorSskills стандарты буенча сайлап алу ярышлары булып узды (Прототипирование компетенциясе). Бу ярышларда 12 белем бирү оешмаларыннан 18 команда катнашты. Безнеӊ район данын яклап, Олы Мәтәскә мәктәбендә «3D-Модельләштерү» түгәрәгенә йөрүчеләр: Нигматзянов Данис , Ибатуллина Ризаля ( җитәкчеләре Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Фасхетдинов Алмаз Хәбир улы), дәрәҗәле 2 нче урын алып Регионара чемпионатта катнашу хокукына ия булдылар.

Җыелышта Теләче районының   мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары Шакирова Гөлнара Ринатовна катнашты. Киңәшмә барышында 2016-2017 уку елының икенче яртысында тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге өстенлекле проектлар белән таныштылар.

     16-17 декабрь көнне республика яшьләр үзәгендә һәм Казан югары хәрби команда танк училищесында  Татарстан Республикасының Региональ бүлекчәсе Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый "ЮНАРМИЯ" хәрәкәтенең 2 нче Слеты  үткәрелде. Слетта Теләче гомуми мәктәбендә оешкан “ЮНАРМИЯ” хәрәкәтенә кергән 5 укучы һәм җитәкчеләре Расип рашитович катнашты. Слетта катнашучылар өчен торле чаралар оештырылган иде. 

2016 елның 19 декабрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре видеокоференция җыелышында катнаштылар.

2016 елның 20 декабрь көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт  күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Үзәк авылы җирлегендә булып кайттылар. Алар төрле категориядән булган гаиләләргә  социаль проблемаларны чишүдә  хезмәт күрсәттеләр.

Хоккей һәм Шәтке авылы бер-берсеннән аерылгысыз төшенчә. Бу очракта Алмас абый Җәләев җитәкчелегендәге данлы “Гром” командасы тарихын искә төшерү дә җитә.

“Китап - мәңгелек хәзинә” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Шулай ук “Тәгәри китте йомгагым” дигән китап күргәзмәсе ясалды.  Китапларны балалар бик зур кызыксыну белән карадылар, төрле кызыклы әкиятләр тыңладылар. Үзләре дә китаптагы рәсемнәргә карап әкиятләр сөйләделәр.

Шәтке авылы халкы икеләтә шатлык хисләре кичерде. Аның беренчесе – тантаналы шартларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылса, икенчесе – Шәтке бозында 2016-2017 нче еллардагы кышкы хоккей сезоны ачылды. Тантананың икесендә дә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашты һәм шәткелеләрнең куанычлы мизгелләрен уртаклашты.

 

Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын, Шәтке авыл халкы карамагына “Максат” төзелеш ширкәте төзеп ташырган. Биредә апрель аенда иске пункт сүтелеп, яңасы төзелә башлаган булган. Төзүчеләр аны бик тиз сафка бастырган. Бу соңгы елларда Шәтке авылында төзелгән беренче генә объект түгел. Өченче ел шәткелеләр, республика программасы нигезендә 50 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасына тиенсәләр, былтыр ачылган яңа модульле ветеринария пункты авыл һәм күрше-тирә авыллары халкына игелекле хезмәт итә. Быел исә авыл мәдәният йортына һәм авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Боларга әле үзәк урамга асфальт юл түшәлүен дә, дәүләти пргограммага нигезләнеп, фермаларга, амбар хуҗалыгына капиталь ремонт үткәрелүен, төзелешләр алып барылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров әйтүенчә, соңгы дүрт елда гына Шәтке авыл җирлегенә 420 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән. Бүген Шәтке авыл җирлегендә 273 хуҗалыкта 767 кеше яши. Яңа ачылган фельдшер-акушерлык пунктында  халыкка тәҗрибәле белгечләр, пункт мөдире Илсөяр Шәвәлиева белән акушер Рәмзия Шәмсетдинова хезмәт күрсәтәчәк. Алар якты, җылы һәм уңайлы бинада эшләү һәм халыкны кабул итү мөмкинлеге тудырган өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, районыбыз башлыгы Илдус Зариповка , аның ярдәмчеләренә авыл халкы исеменнән чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

- Авылда яшәр, эшләр өчен бөтен шартлар бар, шәһәр халкы да көнләшерлек,  хәзер яшь гаиләләр, яңа туган сабыйлар кирәк, - дип белдерде ачылу тантанасында, уенын-чынын бергә кушып,  муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.

 

Чыннан да, бу уңайдан шәткелеләргә уйланырлык җирлек бар. 2015 елда авылда 6 сабый туган булса, 2016 елда бер генә сабый дөньяга килгән. 2017 елда ике сабый туар дип көтелә. Ә 2012 елда 12 бала туган булган. Кызганыч, авылда яшәү шартлары яхшырган саен, яшьләр читкә китүне карый. Югыйсә, шәһәрдә дә  берүгә дә алтын таулары әзерләп куймаганнар.

 

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ

 

Автор фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International