Шәтке бозында 2016-2017 нче еллардагы кышкы хоккей сезоны ачылды

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Хоккей һәм Шәтке авылы бер-берсеннән аерылгысыз төшенчә. Бу очракта Алмас абый Җәләев җитәкчелегендәге данлы “Гром” командасы тарихын искә төшерү дә җитә.

Шуңа да 21 декабрь көнне яңа хоккей сезонының Шәткедә башлануы гаҗәп түгел. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк,  СССР заманында Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән ярышларда җиңү яулаган әлеге команданың оешуына 2018 елда 50 ел тула. Әлеге күренекле датаны шәткелеләр зурлап үткәрергә ниятли. Бүген аларның данлы юлларын “Алмас” командасы егет-кызлары дәвам итә. Әйе, дөрес аңлагансыз. Шәткедә кызлар да хоккей уйный. Бу көнне шуларның өчесен – игезәк кызлар Диана белән Лиана Җәләеваларны һәм Илфинә Миңгалиеваны  бозда хоккей уйнаганнарын күрергә насыйп булды.

Сезон ачылу уңаеннан Теләче балалар һәм спорт мәктәбе тарафыннан  оештырылган турнирда  җиде мәктәптә биш команда көч сынашты. Алар: Иске Җөри (аларга Олы Мәтәскә, Олы Мишә укучылары да кушылды), Шәтке, Теләче, Югары Кибәхуҗа, Үзәк мәктәпләре командалары. Шәтке белән Үзәк мәктәпләре командалары үткәргән тәүге уенда, тәүге алканы муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов салды. Яьа хоккей сезонын ачу тантанасында ул берочтан аларга уңышлы сезон һәм имин уеннар теләде, спорт белән шөгыльләнүнең, хоккей уйнауның сәламәтлеккә йогынтысы зур булуын билгеләп үтте.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International