“Китап - мәңгелек хәзинә” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Шулай ук “Тәгәри китте йомгагым” дигән китап күргәзмәсе ясалды. Китапларны балалар бик зур кызыксыну белән карадылар, төрле кызыклы әкиятләр тыңладылар. Үзләре дә китаптагы рәсемнәргә карап әкиятләр сөйләделәр.