Шәтке авылы халкы икеләтә шатлык хисләре кичерде. Аның беренчесе – тантаналы шартларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылса, икенчесе – Шәтке бозында 2016-2017 нче еллардагы кышкы хоккей сезоны ачылды. Тантананың икесендә дә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашты һәм шәткелеләрнең куанычлы мизгелләрен уртаклашты.
Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын, Шәтке авыл халкы карамагына “Максат” төзелеш ширкәте төзеп ташырган. Биредә апрель аенда иске пункт сүтелеп, яңасы төзелә башлаган булган. Төзүчеләр аны бик тиз сафка бастырган. Бу соңгы елларда Шәтке авылында төзелгән беренче генә объект түгел. Өченче ел шәткелеләр, республика программасы нигезендә 50 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасына тиенсәләр, былтыр ачылган яңа модульле ветеринария пункты авыл һәм күрше-тирә авыллары халкына игелекле хезмәт итә. Быел исә авыл мәдәният йортына һәм авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Боларга әле үзәк урамга асфальт юл түшәлүен дә, дәүләти пргограммага нигезләнеп, фермаларга, амбар хуҗалыгына капиталь ремонт үткәрелүен, төзелешләр алып барылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров әйтүенчә, соңгы дүрт елда гына Шәтке авыл җирлегенә 420 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән. Бүген Шәтке авыл җирлегендә 273 хуҗалыкта 767 кеше яши. Яңа ачылган фельдшер-акушерлык пунктында халыкка тәҗрибәле белгечләр, пункт мөдире Илсөяр Шәвәлиева белән акушер Рәмзия Шәмсетдинова хезмәт күрсәтәчәк. Алар якты, җылы һәм уңайлы бинада эшләү һәм халыкны кабул итү мөмкинлеге тудырган өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, районыбыз башлыгы Илдус Зариповка , аның ярдәмчеләренә авыл халкы исеменнән чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
- Авылда яшәр, эшләр өчен бөтен шартлар бар, шәһәр халкы да көнләшерлек, хәзер яшь гаиләләр, яңа туган сабыйлар кирәк, - дип белдерде ачылу тантанасында, уенын-чынын бергә кушып, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.
Чыннан да, бу уңайдан шәткелеләргә уйланырлык җирлек бар. 2015 елда авылда 6 сабый туган булса, 2016 елда бер генә сабый дөньяга килгән. 2017 елда ике сабый туар дип көтелә. Ә 2012 елда 12 бала туган булган. Кызганыч, авылда яшәү шартлары яхшырган саен, яшьләр читкә китүне карый. Югыйсә, шәһәрдә дә берүгә дә алтын таулары әзерләп куймаганнар.
Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Автор фотолары